"Батырлык" ае.

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

12 февраль Кәзкәй авылы китапханәсендә  зурлар өчен февраль аеның күренекле даталарына карата информация бирү көне үткәрелде. Чыннан да февраль аен "Батырлык" ае дип атасак та була: язучы, шагыйрьләр Ф.Яруллин, Г. Сәгыйровның тууына 80 ел, эзтабар язучы Ш. Мостафинга 70 яшь, Муса Җәлилнең тууына 112 ел, Әфганчыларны искә алу  һәм Ватанны саклаучылар көннәре. Укучылар игътибарына Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйров тормышы һәм иҗаты буенча электрон презентация күрсәтелде, "Яшәү яме" китап күргәзмәсе эшләп куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International