Әфганстан – йөрәк ярам.

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

         15 февраль көнне , Әфганстанда 10 ел буе дәвам иткән сугыш тәмам булды.  Төгәл 29 ел элек, бу көнне  соңгы совет гаскәрләре колоннасы Әфганстаннан чыгарылды,  соңгы совет солдаты чик буе елгасы булган Амударья елгасы аша салынган күпердән атлап чыкты.

         Актаныш үзәк балалар китапханәсендә  2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 4 В сыйныф укучылар катнашында (сыйныф җитәкчесе Чулпан Хазиева ) “Әфганстан – йөрәк ярам” дигән исемдә батырлык дәресе уздырылды.  Китапханәче Хамидуллина Л. Ф. балаларны Әфганстандагы тарихи вакыйгалар белән таныштырды, безнең солдатларыбызның ничек катлаулы шартларда үзләренең антларына тугры калып, батырлык, кыюлык, намуслылык үрнәкләре күрсәтүләре хакында сөйләде. Шулай ук,  Әфганстанда  интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган алты егетебез – Зәйнетдинов Р., Фазлыев Д., Сафин М., Фаррахов Р., Мирсәетов М., Фәрдиев Р. белән таныштырды, алар турында язылган язмалар укылды. Китапханәченең чыгышы “Әфганстан – йөрәк ярам” дигән исемдәге электрон презентация һәм Шостаковичның классик музыкасы белән үрелеп барды.  Китапханәдә “Әфганстан – йөрәк ярам” дигән китап күргәзмәсе төзеп куелды, күзәтү оештырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International