Кирорв авыл китапханәсендә "Язмышын буйсындырган шәхес".
19 февраль Кәзкәй авылы китапханәсендә Л.Н.Толстойның Казан белән бәйле урыннары турында виртуаль сәяхәт үткәрелде. Кадет мәктәбенең 10-11 сыйныф укучыларына "Толстой һәм Казан" исемле электрон презентация күрсәтелде. Чара ахырында укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
17 нче февраль көнне Чалманарат авыл китапханәсендә күпкырлы талант иясе,язучы,Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан " Җилләргә буйсынмас җилкән" исемле әдәби - музыкаль кичә уздырылды.
Иске Богады авыл китапханәсендә, 2018 ел - Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы кысаларында, “Бөек Лев Толстой” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
16 февраль көнне Түке мәдәният йорты театр коллективы авылдашларга Нәҗип Асанбаевның "Бер яшьлектә, бер картлыкта" комедиясен тәкъдим итте.
16 февраль көнне Түке авыл китапханәсендә балалар белән берлектә "Куркынычсыз Рунет"исеме астында әңгәмә үткәрелде.
15 февраль көнне Аккүз авыл китапханәчесе "Әкият дигән сихри илдә" дигән исем астында башлангыч сыйныф укучыларына әкияти очрашу оештырды.
14 февраль көнне Аккүз авыл китапханәчесе 2-4 сыйныф укучылары очен" Куркынычсыз рунет атналыгы" кысаларында "Планшет,кәрәзле элемтә,интернет.Аларга бәйлелектән ничек сакланырга?" дип исемләнгән чара уздырды.
14 февральдә Иске Айман авыл үзешчәннәре авылдашларга Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр " драмасын тәкъдим итте.