Иске Богады авыл китапханәсендә, 2018 ел - Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы кысаларында, “Бөек Лев Толстой” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Еллык Лев Николаеич Толстойның тууына 190 яшь тулу уңаеннан һәм Толстойлар гаиләсенең Казан белән бәйле тыгыз элемтәләрен, аның дөнья әдәбиятыннан керткән зур өлешен исәпкә алып үткәрелә.
Чараның максаты: Язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышу, укучыларны балалар әдәбиятын укуга тарту логик фикерләү сәләтен үстерү.
Балаларны Лев Николаевичның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Балалар өчен язылган әсәрләренә анализ ясалды.