" Җилләргә буйсынмас җилкән"

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

17 нче февраль көнне Чалманарат авыл китапханәсендә күпкырлы талант иясе,язучы,Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан " Җилләргә буйсынмас җилкән" исемле әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Фәнис Яруллин фаҗигале язмышка дучар ителгән кеше. Ләкин, аның рухы көчле, шуның белән ул күпләргә үрнәк. Гомере буе урын өстендә килеш иҗат итеп ул 55 китап бастырып чыгара. Кичә барышында язучының тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясалды, әдип турында төшерелгән видеоязма күрсәтелде. Шагыйрьнең искеткеч осталык белән язылган шигырьләрен укыдылар һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырлары яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International