Балалар бакчасында күчмә китапханәне яңарту

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

      13 нче февраль көнне Сәфәр балалар бакчасында күчмә китапханә яңартылды. Китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды. Тәрбиячеләре Гөлсияр Миннекәева күбрәк әкият китаплары кирәклеген әйтте. Яңа китапларны нәниләр зур кызыксыну белән карап чыктылар.  Балаларны кечкенәдән үк тыңлый белергә өйрәтергә кирәк, ә әкиятләрне балалар кызыксыныбрак тыңлый, эчтәлегенә дә  тизрәк төшенәләр.  Китап - бала тормышында гаять әһәмиятле роль уйный. Шуңа күрә дә, һәрвакыт, китапханәче китапларны яңаларга алыштырып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International