ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда урманнарга транспортта керү тыела. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

 ТР Баш ветеринария идарәсе балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади бәйге игълан итә

Конкурска рәсем, инша, фотосурәт номинацияләре буенча эшләр кабул ителә.

  Бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре “Мин кабат Толстойны укыйм”  акциясен дәвам итә.

Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 22 июнендәге 457нче   санлы Указы белән  татар әдәбиятенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык  иҗади хезмәте өчен язучы,  «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге»  оешмасы (Иҗади берлек) рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

30 июнь көнне Туган як музее фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны каршы алып, ике өлештән торган экскурсия үткәрде. Экскурсиянең беренче өлеше  Актаныш төбәгенең тарихын сөйләү булса, икенчесе - Әлфия Авзалованың тормыш юлы, иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштыру булды.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 30 майдан 30 июнь аралыгында "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган акция уздырыла. 

Нәтиҗәле эшчәнлекләре һәм һөнәри бурычларын үтәүгә җаваплы караганнары өчен район пенсия фонды белгечләре Гөлгенә Дамир кызы Әкрамова һәм Алик Феликс улы Усманов Россия пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Читкә китеп таралабыз да, "авылны сагынам" дип җыр гына сузабыз шул. Аллага шөкер, капка ачып көтәр нигез булганда, авылга кайтыр сукмакларга тузан кунмый анысы. 

Тагын бер күңелле күренеш – һәр кич бирегә күрше йортларда яшәүче балалар футбол карарга җыела. Күпфатирлы йортларның уен мәйданчыкларында үзлекләреннән туп тибүче балалар өчен үзәк стадионда яшьләрнең футбол уеннары аеруча да кызык. 


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйге ике елга бер мәртәбә Казанда оештырылачак. Фестивальнең гала-концерты Казан, Мәскәү, Петербург һәм Рәсәйнең башка шәһәрләрендә, чит илләрдә дә үткәреләчәк. Оештыру комитеты һәм жюри Татарстан, Русия һәм чит илләрдән чакырылган югары профессиональ артистлардан төзелә. Беренче фестиваль быел 20-22 октябрьдә Казанда узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International