8 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. Тантана Меңнәр авылындагы мөселман сабантуенда көндезге 10 сәгатьтә барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Әтәс авылыннан Хәмзин Илдар Мисбах улы һәм Хәмзина Гөлсинә Гаян кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаиләгә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н.Фәттахов Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан Мактау кәгазен һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык “ өчен медален тапшырды.
Кичә - Гаилә һәм тугрылык көнендә Хәбировлар гаиләсендә тагын сөенечле вакыйга булды. Әфтах Хәбир улы Хәбировка нәкъ менә 8 июльдә 90 яшь тулды! Район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр һәм инновацион үсеш буенча урынбасары Альберт Тимеров, юбилярны котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның күчтәнәч-бүләген, Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасын тапшырды Әфтах абыйга.
8 нче июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
9 июль көнне Гаилә, мәхәббәт, һәм тугрылык көне уңаеннан, үзәк китапханә , китапханәнең абонемент бүлегендә, мәдәният һәм сәнгать паркында “Гаилә учагына –китап аша” китап күргәзмәсе тәкъдим итте.
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актаныш мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул берничә очрашуда һәм мөселман балалар сабан туенда катнашты.
Хөрмәтле актанышлылар! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйм.
Хөрмәтле райондашлар, мөселман сабантуена яулыктан һәм түбәтәйдән килү сорала. Намазлык алырга да онытмагыз!
Сабантуй 10 сәгатьтә башлана. Район дини сабантуена республикадан мөхтәрәм кунаклар килә. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.
“Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен бергәләп хезмәттәшлеккә чакырабыз. Кайсы ингредиентларны хак мөселманнарны дәвалауда кулланмау хәерлерәк булуы турында мәгълүмат бирүен сорыйбыз”, - диде Осипов.
Бу пакетны “Яровая законы” дип тә атыйлар. Әлеге закон буенча, элемтә һәм интернет-компания операторлары текст һәм тавыш белән язылган хәбәрләрне, рәсемнәрне, тавышларны, видео һәм башка электрон хәбәрләрне 6 айга кадәр сакларга тиеш.
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче яки башка төрле профессиональ эшчәнлек алып баручылар мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә кертемнәрне 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400-ФЗ номерлы “Иминият пенсияләре турында” Федераль канунның 12 нче маддәсенең 1 нче өлеше 3,6-8 пунктларында күрсәтелгән вакыт аралыклары өчен түләми.