ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2019 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан уртача 1000 сумга артачак. Пенсияләрне арттыру ел саен индексацияләү механизмы ярдәмендә узачак.

Пенсия күләме һәр алучыга аерым артачак. Әйтик, 2018 елда гражданин 15000 сум күләмендә пенсия алган булса, аны индексацияләү суммасы якынча 1000 сум тәшкил итәчәк, әгәр гражданин 10000 сум алган булса, аны якынча 700 сум күләмендә арттыру көтә.

Шуны да искәртик: эшләүче пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулысынча эштән азат ителгәннән соң, тулы күләмдә түләү, «югалган» индексацияләрне исәпкә алып, киләсе айдан, эш яки башка эшчәнлек туктатылганнан соң, бер айдан соң килеп җитә.


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Элвин Грей - татар эстрадасын яңа биеклеккә күтәрүче. Актаныш тамашачысы да бүген район мәдәният йортындагы концертында Элвин Грей белән бергә җырлады, бергә биеде. Шул рәвешле, җырчы татар эстрадасын гына түгел, Актаныш тамашачысын да моңарчы күрелмәгән яктан ачты. 2-3 яшьлек балалар сәхнәгә күтәрелеп, Элвин абыйларын кочаклап яраттылар, бергәләп аның җырларын башкардылар. Актаныш тамашачысын – баласын, яшен, өлкәнен – бөтенесен дә бергә җырлатты Элвин.

Элвин Грей - татар эстрада сәхнәсендә бүгенге көндә тиңдәшсез һәм көндәше булмаган артист. Бүген – 19 декабрьдә Актанышта да сәхнә йолдызы булып балкыды ул. Элвин безгә сәхнәдә җырчының түгел, ә нәкъ менә бердәм, көчле команданың уңышын күрсәтте. Элвинның концерты замана яңарышы да, техник мөмкинлекләр дә, маркетинг та, бизнес та, яшьләр шаукымы да, күңел түрендә чыгар урын тапмый тын гына яткан хисләр өермәсе дә. Элвинның үзенчәлеге - шуларның һәммәсен бергә җыеп  идарә итә белүче шәхес, җырчы булуында. Тамашачы белән турыдан-туры аралашып, ул аның күңел кылларын чиртә, якын сердәшенә әйләнә һәм сәхнәдә яшәп килгән барлык кагыйдәләрне инкарь итә, кире кага. Концертта Җырчы һәм Тамашачы, алар бербөтен, җыр һәм музыка, хис-тойгылар.

 Элвин үз сүзен әйтеп, яңалыктан да, заманнан да алда бара. Танылган артистлар белән каршылыкка кереп булса да, ул үз сүзен әйтә, иҗатын яклый һәм саклый да белә. Элвин концерты Актаныш сәнгатькәрләренә, режиссерларга гына түгел, тормышта һәм эштә яңалыклар кертү, кабатланмас булу өчен җитәкче-белгечләргә, эшмәкәрләргә дә бербөтен команда булып уңышка ирешүдә, аудитория белән идарә итүдә мастер-класс булгандыр, мөгаен.

19 декабрь кич, төнлә һәм 20 декабрьдә көндез Татарстанның кайбер районнарында көчле бәс төшә, аныд диаметры 50 мм һәм аннан да зуррак, ә катламлсыныкы 35 мм һәм аннан да артырга мөмкин.

Татарстан гражданнары пенсиягә чыгар алдыннан биш ел дәвамында пенсия алды яшендә булып саналачак. Бу хакта ТР парламентының 44нче утырышында «Инвалидлар һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында» Татарстан Республикасы законының 2 маддәсенә үзгәреш кертү хакында» ТР закон проекты кабул ителде.

Документ республика законын федераль законга тәңгәлләштерү өчен эшләнгән. Үзгәрешләрне исәпкә алып, пенсия алды яше картлык буенча иминият пенсиясе, шулай ук вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясенә хокук бирә торган яшькә җиткәнче биш ел вакытны тәшкил итәчәк. Республика законының элекке редакциясендә пенсия алды яше пенсиягә чыгар алдыннан булган ике ел саналган.

«Закон редакциясе нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр хезмәт базарында көндәшлеккә сәләте булмаган һәм эшкә урнашу кыенлыклары булган гражданнарны эшкә урнаштыру өчен урыннар резервы булдыра. Пенсия алды яшендәгеләр дә шушы категориягә керә», - диде Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, депутат Рифат Ганибаев.

РФ Президенты Владимир Путин имзалаган «Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» законда ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яше 65, хатын кызлар өчен 60 яшькә кадәр озайтылган.

 

 

Кече, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итүдә дәүләт тарафыннан максатчан ярдәм чаралары каралган. Татарстанда бүгенге көндә фермерларга ярдәм итү өчен 20дән артык программа гамәлгә ашырыла. Республика бюджетыннан терлек асрау өчен технологик җиһазлар сатып алуга, юллар төзекләндерүгә, фермалар төзүгә, дәүләткә сөт сатуга һәм башка күп төрле очраклар өчен субсидияләр бирелә. Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турындагы закон эшли башлауга 3 ел. Быел гына шундый хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 548 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

 “Авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  резервлары”  темасына     зона  семинар-киңәшмәсе  узды.  Аны  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  үткәрде.

Чарада   Әгерҗе,   Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә,  Алабуга,   Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Ютазы муниципаль  районнары  башлыклары,  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары, эре авыл хуҗалыгы оешмаларының, инвестор-компанияләрнең җитәкчеләре  катнашты. 

Әдипнең якты истәлеген мәңгеләштерү, иҗатын тирәнтен өйрәнү, яшь буынны әдәбият-сәнгатькә тарту, иҗади сәләтләрен оештыру максатыннан оештырылып, 2010 елда районда үткәрелә башлаган Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале кулына кыенсынып кына каләм алган балаларга кыюлык өсти. Әдәбият дөньясына шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге әдәби премия лауреаты булып танылган Ленар Шәех; шагыйрә, Бэлла исемендәге Халыкара премия лауреаты булып үз урынын тапкан Лилия Гыйбадуллиналар - безнең горурлыгыбыз. Әле киләчәктә дә әдәбият мәйданына Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина кебек талантлы шагыйрьләребез килүен дәвам итәр дигән өметтә торабыз.

2011 елда районыбызда Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Гамил Афзал исемендәге әдәби премия булдырылды. Әлеге премия ел саен юмор һәм сатира өлкәсендә иң үткен һәм яхшы дип табылган матур әдәбият әсәре авторына тапшырыла. Аның иң беренче лауреаты, Халык язучысы, драмматург Туфан ага Миңнуллин булды. Ул мәртәбәле бүләккә «Минһаҗ маҗаралы» исемле әсәре өчен лаек булды. Төрле елларда бу бүләккә Фәнзаман Баттал, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Данил Салиховлар ия булды.

Татарстан Республикасында хезмәт шартларын яхшырту һәм җитештерү травматизмын профилактикалау эшләрен активлаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан республика оешмасы (Рәсәй төзүчеләр Профсоюзы) һәм Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге белән берлектә, «Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәт саклау буенча иң яхшы оешма» республика бәйгесе ел саен үткәрелә.

 

Җиңүчеләр 3 группа һәм 8 номинация буенча билгеләнә:

 

I төркем: төзелеш оешмалары:

 

1) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 50 млн. сумга кадәр;

 

2) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 50 млн-500 млн сумга кадәр;

 

3) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 500 млн. сумга кадәр.

 

II төркем: махсус монтаж эшләре оештыру:

 

4) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 50 млн. сумга кадәр;

 

5) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 50 млн-500 млн сумга кадәр;

 

6) башкарылган эшләрнең еллык акча күләме 500 млн. сумга кадәр.

 

III төркем: төзелеш индустриясе предприятиеләре:

 

7) хезмәткәрләр санын 100 кешегә кадәр;

 

8) хезмәткәрләр санын 100-дән артык кеше.

 

Элемтә өчен җаваплы зат – Зиннуров Рафаэл Акрамттинович, 8(843) 231-14-73, Rafael.Zinnurov@tatar.ru

Кибеттән теге яки бу әйберне сатып алганда, аны кире кайтару ихтималы турында уйламыйбыз шул. Ә инде өйгә кайткач, сатып алынган товарның үзебезгә яки гаиләбез әгъзалары күңеленә хуш килмәвен аңлап-күреп, хафага калабыз. Товар игълан ителгән таләпләргә туры килмәсә, тагын да начаррак. Ә чегы, гадәттәгечә, кибеттә ташлап калдырылган. Нишләргә, чексыз гына товарны ничек кире кайтарырга? “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 25 нче маддәсе нигезендә, сатып алынган товарны ике атна эчендә башкасына алыштыру, шулай ук түләнгән акчаны товар сатып алганнан соң өч көн вакыт эчендә кире кайтару рөхсәт ителә. Әмма биредә товар рәвешенең сакланылышы, этикеткаларының, квитанциясенең яки касса чегының булуы төп һәм аерылгысыз шарт булып тора.

Товарны сатып алынганлыкны раслаган документ булмаганда да килеп туган хәлдән чыгу юлы бар-барын. Бу очракта сатучы исеменә ике нөсхәдә претензия язарга кирәк.


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

18 нче декабрь көнне Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә район Әтиләр советының еллык утырышы булып узды. “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” дип исемләнгән бу чарага мәктәп директорлары һәм аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары чакырылган иде. Киров җирлегенең алтын куллы, үз эшләренең остасы булган әтиләрнең мастер-класслары укучыларда гына түгел, ә килгән кунакларда да зур кызыксыну уятты. Аеруча, агачтан бизәк ясау буенча И.М. Гиздуллинның; машина тәгәрмәчләре ямау остасы А.Ш.Сабитовның; тимердән соскы ясау буенча калайчы Р.Р.Шакировның; электр көчәнеше, чыбыкларны дөрес итеп ялгау буенча үз эшенең остасы Р.А.Ганиевнең, сөт майлылыгын тикшерү лабораториясе эшчәнлеге белән таныштыручы “Әнәк” агрофирмасы зоотехнигы А.А.Мирхайдаровның дәресләре бик тә актуаль һәм беренче мизгелләрдән үк үзенә җәлеп итәрлек иде. Әтиләрдән хатын-кызларыбыз да калышмады: үсмер кызларга аш өстәле әзерләү буенча беренче дәресләр биргән А.Ф.Гиздуллина, ачы камырдан бизәкләп пирог ясау серләренә өйрәткән А.Ф.Хуҗина, кече яшьтәге балаларга Яңа ел уенчыгы ясарга өйрәткән Э.Д.Шакирова отышлы һәм гади генә алымнар, үз эшләрен яратып башкарулары белән укучылар күңеленә үтеп керделәр.

 

“Йолдызлар һәм йолдызчыклар” дип исемләнгән ата-аналар һәм укучылар көче белән әзерләнгән концерт та семинар кунаклары күңеленә хуш килде: һәр номердан соң озын-озак алкышлар моның дәлиле булды.

 

Шулай ук һәр җирлек буенча Әтиләр советыың еллык  эшчәнлеге отчеты әзерләнгән иде. Арадан “Безнең дус сыйныф серләре” дип исемләнгән республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулаган Актаныш муниципаль районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты һәм Байсар төп гомуми белем бирү мәктәпләренең чыгышлары тыңланды, башка җирлекләргә дә эшчәнлекләре үрнәк итеп куелды. Алга таба да шул рухта эшне дөрес итеп оештырырга, совет эшчәнлеген тагын да җанландырырга, Яңа ел каникуллары чорында “Әтиләр патруле” акциясенә кушылырга дигән тәкъдим-теләкләр белән чара чәй өстәле артында тәмамланды. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләгән Киров мәктәбе коллективына, җитәкчесе Даниал Дәнифовичка киләчәктә дә зур уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International