Бүген – 21 декабрь көнне Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды. "Татар-информ" агентлыгы аша республиканың шәһәр һәм районнары халкы да концертны онлайн-трансляция аша карады https://tatar-inform.tatar/internet-tv/307/
Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Иске Әгъбәстә туып-үскән, хәзер Казанда республиканың инкассация идарәсен җитәкләүче Вәсим Вахитов республика җитәкчелеге, җәмгыять һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лилия Ялаловага, коллективка рәхмәтен белдерде, Актаныш якташлар җәмгыятенең юбилей медален тапшырды.
-Ансамбльнең үз бинасында эшләп иҗат итүе, артистларга бар мөмкинлекләрне дә тудыру, фатир-торак белән тәэмин итү, зәвыклы, милли киемнәр тектерү Энгель Нәвап улының республика җитәкчелеге белән бергәләп алып барган эшчәнлеге, татар мәдәниятен, сәнгатен саклаудагы лаеклы хезмәте, - диде Вәсим Хуҗаҗан улы.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов дәүләт статусы югарылыгында эшләп һәм иҗат итеп, республикада, Россиядә һәм чит илләрдә ансамбльгә чыгыш ясарга, тәҗрибә тупларга, мәдәни осталыгын арттырырга мөмкинлекләр тудырганнары, ышаныч белдерүләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, аның командасына, ТР Мәдәният министрлыгына рәхмәтен белдереп, “Агыйдел” ансамбле – безнең мәдәни хәзинәбез, дәүләт статусы югарылыгында эшләү безнең өчен горурлык та, шул ук вакытта ышанычны аклап эшләү - зур җаваплылык та, диде.
Актаныш муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең 21 декабрьдә чираттагы утырышы булып узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев алып барды.
Утырышта Актаныш муниципаль районы территориясендә Яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм объектларның террорчылыкка каршы сакланышы, террорчылык куркынычына каршы көрәш буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәләләр каралды.
18 декабрь көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә район иҗтимагый балалар оешмаларының “Яшь армиячеләр” слеты узды. Слетта район мәгариф идарәсенең баш белгече Камил Әмиров, идарә җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айнур Гимадиев, район хәрби комиссариаты җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов, хәрби хезмәткә чакыру буенча бүлек җитәкчесе Рузиль Нәфыйков, Актаныш ресурс үзәге хезмәткәре, майор Илшат Измайлов, мәктәп иҗтимагый балалар оешмалары каршында оештырылган “Яшь армиячеләр” отрядлары һәм аларның җитәкчеләре катнашты.
Слетта отрядларның 2018 елда башкарган эшчәнлегенә йомгак ясалды, актив һәм уңышларга ирешкән яшь армиячеләр хәрби комиссариатның Грамоталары белән бүләкләнделәр.
2019 елга эш планы кабул ителеп, яңа бурычлар билгеләнде, 23-24 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә узачак IV республика “Яшь армиячеләр” слетына делегатлар тәкъдим ителде.
Актаныш районы “Туган як” музеенда Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик Альберт Борханов төбәкне өйрәнүчеләр, тарих һәм география фәннәре укытучылары, музей хезмәткәрләре белән очрашты.
Очрашу 2019 елда Актанышта үтәчәк Ык буе бассейны регионы төбәкара Сабантуе кысаларында шушы төбәк табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган фәнни-гамәли, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясенә әзерлек уңаеннан оештырылды. Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борханов башкарылган эшләр турында сүз тотты. Республиканың төбәк тарихын өйрәнүчеләре тарафыннан шактый эшләр башкарылган: 20гә якын фәнни-гамәли конференция уздырылган, авыллар тарихы буенча китаплар басылып чыккан.
–Авыллар тарихы турында инде 10 китап тупланма дөнья күрде, тагын 3 се тәмамланып килә. Югалган авылларны барлап та аерым басма чыгардык. Нигез тамырларын корытмаска, бу юнәлештә әле бик күп эшләргә кирәк безгә. Тарихның өйрәнелмәгән яклары бар әле, - дип ассызыклады ул.
Музейдагы очрашу бик эшлекле, эчтәлекле барды. Анда ясалган чыгышларның һәркайсы мавыктыргыч иде.
Очрашуны тәмамлап, Альберт Борханов яшьләрдә туган якка һәм халыкка мәхәббәт тәрбияләүдә, тарихи белемнәрне таратуда актив эш алып барган өчен Актаныш Туган як музеена һәм Шәрип Шәймиев музей йортына, авыллар тарихын өйрәнүчеләргә Мактау кәгазе тапшырды.
26 декабрь көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җәмәгатьчелене кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров 13.00-14.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итәчәк.
Депутатка сораулары, мөрәҗәгатьләре булганнарга алдан язылу өчен телефон: (85552) 3-21-14.
“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 25 форма киңәшмәсе узды.
Узган 25 формада Энгель Фәттахов җирлек башлыкларының эшчәнлеген бәяләргә дигән бурыч та куйган иде. Ләйсән Фоат кызы бу максаттан җирлекләрне берничә күрсәткеч буенча анализлап, нәтиҗәләрне бәян итте. Монда җирлектәге үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны кебек мөһим фактлар исәпкә алынган. 11 айлык нәтиҗәләр буенча Актанышбаш авыл җирлегенең эшчәнлеге иң югары бәягә лаек булса, ноябрь аенда бу күрсәткеч Усы авыл җирлегендә мактауга лаек. Бу уңайдан Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев Энгель Фәттахов кулыннан тынычлык символы булган пар күгәрчен сынын кабул итеп алды. Киләчәктә мондый нәтиҗә ай саен ясалып барачак. Күчмә күгәрченнәрнең кайсы җирлекләргә “куначагын” да тынгысыз хезмәт һәм вакыт күрсәтәчәк.
-Авылларны саклап калу – безнең төп бурычыбыз,- диде галим бүген – 20 декабрьдә Актанышның 1,2 нче мәктәпләрендә һәм Актаныш гимназиясендә укучылар белән очрашуда.
14-15 июнь көннәрендә – Ык буе сабантуе алдыннан - 2019 елда Актанышта Ык буе табигате һәм халкы тарихына багышланган фәнни конференция үткәрү планлаштырыла. Бүген шул уңайдан Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе, ТРның атказанган фән эшлеклесе тарихчы Альберт Борһанов укучылар белән аралашты, тарихи темаларга эзләнү өчен юнәлешләр билгеләде.
Альберт Борһанов туган якны, авылны өйрәнү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен сөйләде.
-“Безнең “Туган җир” (“Родной край”) дигән журнал чыга. Без бу журналны татар телендә дә, рус телендә дә чыгарабыз. Мин укучыларны бу журналга кимендә бер мәкалә булса да язарга өндим. Туган якны өйрәнү өчен ниләр эшләргә кирәк? Беренчедән, археологик казу эшләрен алып барырга кирәк. Күп китапта элеккеге археологиягә кагылышлы мәгълүмат юк. Икенчедән, бүгенге көндә әле өйрәнелмәгән археологик һәйкәлләр бик күп. Аларны өйрәнергә кирәк. Өченчедән, эпиграфика, ягъни кабер ташлары, юкка чыгып бара. Алар, үзләрендә бик күп мәгълүмат саклаган килеш, җир астына кереп китәләр. Шулай ук кабер ташларын кешеләр аңлы рәвештә җимергән очраклар да булды. Бу юнәлештә әле бик күп район өйрәнелмәгән. Дүртенчедән, үткән гасырлардан өйрәнелми калган архитектура объектлары бик күп. Аларны өйрәнмиләр, тикшермиләр, алар юкка чыгып баралар. Монда мәчетләр дә, чиркәүләр дә, мәдрәсәләр дә керә. Һәм бишенчедән, сәнәгать объектлары. Татар халкының үз сәнәгате юк, дип күпме сөйләделәр. Татар халкының үз сәнәгате бар аның, аны күрергә теләүчеләр юк. Менә бу юнәлешләрдә эшләргә, бу юнәлешләрдә үсәргә кирәк”, - диде галим.
Конференциядә район җитәкчелеге, республиканың музей-төбәкне өйрәнү берләшмәсе тарафыннан илебезнең төрле төбәкләре, республика, Идел-Урал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләр, галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр, тарихчылар, музей хезмәткәрләр, мөгаллим-белгечләр катнашыр дип көтелә.
Бүген – 20 декабрь көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик Альберт Борханов белән очрашып, Ык буе сабантуеның Актаныш халкы өчен әһәмияте, тарихи кыйммәте һәм сабантуйга әзерлек буенча фикер алыштылар.
Актанышта Ык буе төбәкара сабантуе 16 июньдә узачак. 14-15 июньдә Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган фәнни-гамәли конференциясе уздыру, төбәк тарихын өйрәнү күздә тотыла.
Альберт Борһанов, Татарстан Республикасының атказанган фән хезмәткәре, академик, тарихчы:
– Ык буе сабантуе - зур алгарыш. Ык – төрле өлкәләрне һәм аның янәшәсендә яшәүче милләтләрне берләштерү елга. Ул татар, башкорт, казах халкының тарихында зур роль уйнаган. Ык буе сабантуе – зур тырышлык, көч таләп итә торган чара. Әлеге бәйрәм Актанышта югары оешканлык белән үтәчәгенә ышанам, - диде.
15 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә кече яшьтәге үсмерләр арасында Татарстан Республикасының спорт ветераннары Закиров И.Ш., Хаматдинов Ф.З. призларына татарча көрәш буенча районара турнир узды. Ярышта Минзәлә, Тукай районнары, Актаныш районы Пучы авылыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән укучылар көч сынашты. Турнирда Пучы балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар да катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар:
Хөҗҗәтов Эмиль - 1 урын;
Нургалиев Айзат - 2 урын;
Газизов Инсаф - 3 урын;
Секунов Эмиль - 3 урын;
Гильмуллин Ислам - 3 урын.
Тренер - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.
Яңалык, беренче чиратта, авыл хуҗалыгының үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларга кагыла. Кешенең кимендә 30 ел эш стажы булырга тиеш. Шулай ук аның хәзер дә авылда яшәве һәм беркайда эшләмәве кирәк. Әлеге шартларга туры килүчеләрнең картлык буенча иминият һәм беренче, икенче төркем инвалидлык төркемендә булучыларның пенсияләренә 1 мең 300 сум акча өстәләчәк. Ә өченче төркем инвалидларныкы бераз үзгәрәк: аларга, пенсия яшенә җиткәнче, ай саен 669 сум гына акча түләнә.