Район иҗтимагый балалар оешмаларының “Яшь армиячеләр” слеты узды

2018 елның 21 декабре, җомга

18 декабрь көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә район иҗтимагый балалар оешмаларының “Яшь армиячеләр” слеты узды. Слетта район мәгариф идарәсенең  баш белгече Камил Әмиров,  идарә җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айнур Гимадиев, район хәрби комиссариаты  җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов, хәрби хезмәткә чакыру буенча бүлек җитәкчесе Рузиль Нәфыйков, Актаныш ресурс үзәге хезмәткәре,   майор Илшат Измайлов, мәктәп иҗтимагый балалар оешмалары каршында оештырылган “Яшь армиячеләр” отрядлары һәм аларның җитәкчеләре катнашты.

Слетта  отрядларның 2018 елда башкарган   эшчәнлегенә йомгак ясалды, актив һәм уңышларга ирешкән яшь армиячеләр хәрби комиссариатның  Грамоталары белән бүләкләнделәр.

2019 елга эш планы кабул ителеп, яңа бурычлар билгеләнде, 23-24  декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә узачак  IV республика  “Яшь армиячеләр” слетына делегатлар  тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International