Бүген – 21 декабрь көнне Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды. "Татар-информ" агентлыгы аша республиканың шәһәр һәм районнары халкы да концертны онлайн-трансляция аша карады https://tatar-inform.tatar/internet-tv/307/
Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Иске Әгъбәстә туып-үскән, хәзер Казанда республиканың инкассация идарәсен җитәкләүче Вәсим Вахитов республика җитәкчелеге, җәмгыять һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лилия Ялаловага, коллективка рәхмәтен белдерде, Актаныш якташлар җәмгыятенең юбилей медален тапшырды.
-Ансамбльнең үз бинасында эшләп иҗат итүе, артистларга бар мөмкинлекләрне дә тудыру, фатир-торак белән тәэмин итү, зәвыклы, милли киемнәр тектерү Энгель Нәвап улының республика җитәкчелеге белән бергәләп алып барган эшчәнлеге, татар мәдәниятен, сәнгатен саклаудагы лаеклы хезмәте, - диде Вәсим Хуҗаҗан улы.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов дәүләт статусы югарылыгында эшләп һәм иҗат итеп, республикада, Россиядә һәм чит илләрдә ансамбльгә чыгыш ясарга, тәҗрибә тупларга, мәдәни осталыгын арттырырга мөмкинлекләр тудырганнары, ышаныч белдерүләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, аның командасына, ТР Мәдәният министрлыгына рәхмәтен белдереп, “Агыйдел” ансамбле – безнең мәдәни хәзинәбез, дәүләт статусы югарылыгында эшләү безнең өчен горурлык та, шул ук вакытта ышанычны аклап эшләү - зур җаваплылык та, диде.