Актаныш районы “Туган як” музеенда Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик Альберт Борханов төбәкне өйрәнүчеләр, тарих һәм география фәннәре укытучылары, музей хезмәткәрләре белән очрашты.
Очрашу 2019 елда Актанышта үтәчәк Ык буе бассейны регионы төбәкара Сабантуе кысаларында шушы төбәк табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган фәнни-гамәли, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясенә әзерлек уңаеннан оештырылды. Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борханов башкарылган эшләр турында сүз тотты. Республиканың төбәк тарихын өйрәнүчеләре тарафыннан шактый эшләр башкарылган: 20гә якын фәнни-гамәли конференция уздырылган, авыллар тарихы буенча китаплар басылып чыккан.
–Авыллар тарихы турында инде 10 китап тупланма дөнья күрде, тагын 3 се тәмамланып килә. Югалган авылларны барлап та аерым басма чыгардык. Нигез тамырларын корытмаска, бу юнәлештә әле бик күп эшләргә кирәк безгә. Тарихның өйрәнелмәгән яклары бар әле, - дип ассызыклады ул.
Музейдагы очрашу бик эшлекле, эчтәлекле барды. Анда ясалган чыгышларның һәркайсы мавыктыргыч иде.
Очрашуны тәмамлап, Альберт Борханов яшьләрдә туган якка һәм халыкка мәхәббәт тәрбияләүдә, тарихи белемнәрне таратуда актив эш алып барган өчен Актаныш Туган як музеена һәм Шәрип Шәймиев музей йортына, авыллар тарихын өйрәнүчеләргә Мактау кәгазе тапшырды.