-Авылларны саклап калу – безнең төп бурычыбыз,- диде галим бүген – 20 декабрьдә Актанышның 1,2 нче мәктәпләрендә һәм Актаныш гимназиясендә укучылар белән очрашуда.
14-15 июнь көннәрендә – Ык буе сабантуе алдыннан - 2019 елда Актанышта Ык буе табигате һәм халкы тарихына багышланган фәнни конференция үткәрү планлаштырыла. Бүген шул уңайдан Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе, ТРның атказанган фән эшлеклесе тарихчы Альберт Борһанов укучылар белән аралашты, тарихи темаларга эзләнү өчен юнәлешләр билгеләде.
Альберт Борһанов туган якны, авылны өйрәнү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен сөйләде.
-“Безнең “Туган җир” (“Родной край”) дигән журнал чыга. Без бу журналны татар телендә дә, рус телендә дә чыгарабыз. Мин укучыларны бу журналга кимендә бер мәкалә булса да язарга өндим. Туган якны өйрәнү өчен ниләр эшләргә кирәк? Беренчедән, археологик казу эшләрен алып барырга кирәк. Күп китапта элеккеге археологиягә кагылышлы мәгълүмат юк. Икенчедән, бүгенге көндә әле өйрәнелмәгән археологик һәйкәлләр бик күп. Аларны өйрәнергә кирәк. Өченчедән, эпиграфика, ягъни кабер ташлары, юкка чыгып бара. Алар, үзләрендә бик күп мәгълүмат саклаган килеш, җир астына кереп китәләр. Шулай ук кабер ташларын кешеләр аңлы рәвештә җимергән очраклар да булды. Бу юнәлештә әле бик күп район өйрәнелмәгән. Дүртенчедән, үткән гасырлардан өйрәнелми калган архитектура объектлары бик күп. Аларны өйрәнмиләр, тикшермиләр, алар юкка чыгып баралар. Монда мәчетләр дә, чиркәүләр дә, мәдрәсәләр дә керә. Һәм бишенчедән, сәнәгать объектлары. Татар халкының үз сәнәгате юк, дип күпме сөйләделәр. Татар халкының үз сәнәгате бар аның, аны күрергә теләүчеләр юк. Менә бу юнәлешләрдә эшләргә, бу юнәлешләрдә үсәргә кирәк”, - диде галим.
Конференциядә район җитәкчелеге, республиканың музей-төбәкне өйрәнү берләшмәсе тарафыннан илебезнең төрле төбәкләре, республика, Идел-Урал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләр, галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр, тарихчылар, музей хезмәткәрләр, мөгаллим-белгечләр катнашыр дип көтелә.