ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Ресурс үзәге – Актаныш технология техникумында тормыш кайный.  Техникумда уздырылган “Һөнәрем – минем язмышым” дигән республикакүләм конкурс та  техникум студентларын һәм укытучыларны һөнәри осталыкка баетты.

Конкурс берничә этапта барды. Иң беренче, конкурс тәртибе буенча, башка уку йортларыннан, үзләрендә укытыла торган нинди дә булса бер һөнәргә багышлап, презентация эшләп җибәрделәр. Шулар арасыннан  таләпләргә туры китереп, зәвыклы, эчтәлекле итеп эшләнгәннәре сайлап алынды һәм алар 14 декабрь көнне, калган турларда катнашыр өчен, техникумга килделәр. Барысы 12 уку йорты катнашты үзара көч сынашты.

Конкурс өч юнәлештә: электрлаштыру, авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм пешекче, кондитер белгечлекләре буенча барды, дүрт этапта үтте: тест биремнәре эшләү, һөнәргә кагылышлы сорауларга җавап бирү, практик өлеш һәм презентация яклау. Үзебезнекеләр дә сынатмады: механиклар мактаулы 2 урынны, пешекче, кондитерлар 1 урынны яуладылар.

Җиңүчеләр.

 

Электрика юнәлеше.

 

Бөгелмә машина төзелеше техникум - 1 урын,

 

Лениногорск нефть техникумы – 2 урын,

 

Бөгелмә һөнәри педагогика көллияте - 3 урын,

 

Актаныш технология техникумы -  4 урын.

 

Повар, кондитер белгечлеге юнәлеше.

 

Актаныш технология техникумы - 1 урын,

 

Нурлат аграр техникумы - 2 урын,

 

Чистай күппрофильле көллияте - 3 урын,

 

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы - 4 урын.

 

Авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге юнәлеше.

 

 Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы - 1 урын,

 

Актаныш технология техникумы – 2 урын,

 

Сарман аграр көллияте - 3 урын,

 

Түбән Кама агросәнәгать көллияте - 4 урын.

 

Актаныш сәләтле балалар гимназиясендә Казан лицее укытучылары да белем бирәчәк

Бүген Казан инженер лицее белән Актаныш сәләтле балалар гимназиясе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның инженер лицей-интернат һәм Актаныш районының “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ы арасында үзара хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу буенча килешү төзелде. Килешү нигезендә уку йортлары укучылары бер-берсендә белем алачак.

Килешүне лицей директоры Динар Габидуллин һәм Актаныш сәләтле балалар гимназиясе директоры Рузилә Гарипова имзаладылар.

Гимназия директоры әйтүенчә, килешү буенча укучыларның бер-берсенең уку йортларына килеп йөреп укулары күздә тотыла. “Укулар 7, 8 сыйныфларда оештырылачак. Безнең гимназиядә уку процессы гуманитар юнәлештә бара. Гимназиябезнең гуманитар фән укытучылары, Казанга килеп, берәр атна укытып китәчәк. Ә лицей укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Бу укулар кышкы, язгы, җәйге каникулларда планлаштырыла”, - диде Рузилә Гарипова.

Рузилә Гарипова сүзләренчә, алар җәйге каникул вакытында лицей балаларын лагерьга чакырып, аларга инглиз, татар телләре буенча белем бирә.

Килешү төзегәндә, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. “Инженерлар телләрне – инглиз, татар, рус телләрен белмәсәләр, көчле белгечләр була алмый. Ә гуманитарийларга төгәл фәннәрне белү кирәк. Шунсыз белемнәре тулы булмый”, - дип аңлатты ул килешүнең асылын.

 

 

Казанда – аязучан болытлы һава,  урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.  Җил төнъяк-көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -15..-17º, урыны белән -22 º; көндез -12..-14º.

Юлларда бозлавык.

Актанышта – аязучан болытлы һава, урыны белән  бераз  кар.  Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Җил төнъяк-көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -16..-19º, урыны белән -24 º; көндез -11..-16º.

Юлларда  бозлавык.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делигация бүген Казан шәһәрендә ТР Президенты катнашында үткәрелгән чараларда катнашты. ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль учреждениеләре һәм җирлекләре җитәкчеләренә һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә яңа эш автомобильләре һәм автобуслары ачкычлары тапшырды. Быелдан тагын 93 Chevrolet Niva автомобиле һәм 7 Ford Transit автобусы (Казанга һәм Яр Чаллыга) муниципалитетларга хезмәт итә башлаячак.

Актаныш районының Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Мөхәммәтулла улы Хөрмәев, Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Зиннур улы Әхмәев, Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Гомәр кызы  Зиннәтуллина бүген ТР президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан автомобиль ачкычлары алдылар.

Районыбызда 18 декабрь көнне якташыбыз, халык шагыйре Гамил Афзалның истәлегенә багышланган иҗат  кичәсе узды быел да. Актаныш район хакимияте һәм ТР Язучылар берлеге оештырган  әлеге чарада юмор – сатира өлкәсендә иң үткен, яхшы дип табылган матур әдәбият әсәрен иҗат иткән язучыга   премия тапшыра.   Быел аңа сатирик язучы Дамир Гыйсметдин лаек булды. Язучыга мәртәбәле премияне ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тапшырды.

Гамил Афзал премиясе ияләре:

2011 ел - "Минһаж маҗаралары" китабы өчен Туфан Миңнуллин;

2012 ел - "Көлмә кешедән" китабы өчен Фәнзаман Баттал;

2013 ел - "Дөя муены" китабы өчен Марат Әмирханов;

2014 ел - "Шобага: сатира һәм юмор" китабы өчен Әмиржан Моталлапов;

2015 ел - "Ком сәгате" китабы өчен Камил Кәримов;

2016 ел – “Юморкалар” китабы өчен Ләбиб Лерон;

2017 ел – “Комедияләр” китабы өчен Данил Салихов.

2018 елда премия юмор-сатира жанрын үстерүдәге  казанышлары өчен язучы-журналист Дамир Минсәгыйр улы Гыйсметдиновка бирелде.


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген – 17 декабрьдә данлыклы, бай тарихлы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актаныш сәхнәсендә – район мәдәният йортында имтихан тотты. Райондашларыбыз мөхтәрәм кунакларыбыз – Актанышны сагынып, җирсеп кайткан Магнитогорскта яшәүче милләттәшләребез, якташыбыз – ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белән бергәләп карады “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 6 сезон концертын. “Туган авылым кайтавазы” һәм “Халыклар дуслыгы йорты” бүлекләреннән торган концерт программасы иң таләпчән, купшы һәм зәвыклы Актаныш тамашачысының бар таләпләренә дә җавап бирерлек иде. Шуңа да һәр чыгышны көчле алкышлар белән кабул итте һәм озатып калды залдагылар.

Концертны карап, үзенең фикерләре белән уртаклашучы район башлыгы Энгель Фәттахов, иң элек, рәхмәт сүзләрен актанышлыларга, мөхтәрәм кунакларга юллады. Нәкъ менә тамашачы яшәтә, иҗатка илһамландыра, ансамбльне бөрбөтен итеп формалаштыра, тарихын яза.

-“Агыйдел” ансамбле – Актанышның милли хәзинәсе, зур байлыгы, - диде Энгель Нәвап улы. – 21 декабрьдә Актаныш “Агыйдел” ансамбле белән республикада – Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар филармониясендә чыгыш ясый, уңышлар сезгә җырчыларыбыз, биючеләребез! Иҗатыгыз өчен рәхмәт! Актаныш тарихын саклап, Актаныш данын бар дөньяга танытуыгыз өчен рәхмәт!

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Яңа ел алдыннан 2018 елның 6 декабреннән 27 декабренә кадәр Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 30 һәм Чаллы территориаль бүлеге адресы: Чаллы шәһәре., Низаметдинов ур., 14, 3 кат, кабул итү бүлмәсе Кыш бабайга дип почтага салынган балалар хатлары буенча  гражданнарны  кабул итә.  Барлык хатлар илебезнең баш Кыш бабае Бөек Устюгка (Вологда өлкәсе) җибәреләчәк.

 

2018 елның 10  декабреннән 21 декабрьгә кадәр  Яңа ел бүләкләре сайлаганда  товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы бүлекләре тарафыннан “Кайнар элемтә” эшли. Сорауларыгыз белән (88552) 32-05-39, (885552) 3-09-62, 3-00-26 телефоннарына мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Казанда – аязучан болытлы һава,  урыны белән бераз кар. Җил төнъяк-көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә. 

Төнлә һава температурасы -9..-11º; көндез -9..-11º, урыны белән -16 º.

Юлларда бозлавык.

Актанышта – аязучан болытлы һава, урыны белән  бераз  кар.  Төнлә һәм көндез томан булуы ихтимал. Җил төнъяк-көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә.

Төнлә һава температурасы -9..-13º, урыны белән -18 º; көндез -9..-13º, урыны белән -18 º.

Юлларда  бозлавык.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре узган атна җомгасында якташыбыз -Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм ТР Журналистлар берлекләре һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Сабирҗанова Нәфисә Мөхәмәтгали кызы белән әдәби очрашу үткәрде. Очрашуда шагыйрәнең сүзләренә язылган җырлар, аның шигырьләре яңгырады. Шагыйрә тамашачыларны кызыксындырган күп сорауларга җавап бирде. Очрашу видеоязмалар һәм презентацияләр белән тулыландырылды. Чарада  шагыйрәнең дуслары һәм китапханә директоры Ландыш Шәмсунова чыгыш ясап, шагыйрә белән бәйле истәлекләрне  тулыландырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International