ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле актанышлылар, кайткан кунаклар!

Үзенең мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2018 ел артта калды. Яңа елга аяк басарга санаулы минутлар гына калып бара. Гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан без узган елга нәтиҗә ясыйбыз.  2018 ел безнең өчен хәвеф-хәтәрсез, тыныч ел булды. Һәр елдагыча, 2018 елда да район халкы белән зур, күләмле эшләр башкардык, республика белән бер сулышта яшәдек.  Дәүләт программаларына кушылып, үзебезнең җирлек,  район өчен күпкырлы эшчәнлек алып бардык. Төзелештә эшләнгән объектларны тапшырып, вакытында файдалануга бирдек. Авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә ел уңай килде. Җыелган икмәкнең күләме буенча республикада беренче булдык. Бер гектардан чыккан уңыш буенча да икенче урында без. Сыйфатлы бодай үстердек. Икмәкнең бәясе дә югары булды. Терлекләр өчен дә  сыйфатлы азык хәстәрләдек. Терлекләргә, җитештергән продукциягә инвентарьлаштыру  үткәрдек. Ел башыннан 1000 башка якын эре терлек артты. Бүгенге көндә 20 тонна сөт күбрәк савабыз һәм тапшырабыз. 155 тонна хуҗалыклардан, шәхси сектордан 25 тонна, барысы – 180 тонна сөт савабыз. Сөткә дә бәя яхшы булды. Төп акча кереме - терлекчелек. Хуҗалыкларның финанс хәлен ныгытуда этәргеч булды 2018 ел.

Республикада 38  максатчан программа эшли. Дәүләт программалары ярдәмендә Пучыда 120 урынлык балалар бакчасы, Такталачык авылында 200 урынлык мәдәният йорты файдалануга тапшырылды, авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, чаңгы базасы төзелде, балалар бакчалары, мәдәният йортлары капиталь төзекләндерелде. 2018 ел - тарихи ел. Авыл үзәкләрен асфальт юл белән тоташтырып бетердек. Усы авылы иң соңгы нокта булып тоташтырылды. Иске Әлем, Яңа Әлем юллары эшләнде. Шәбезбаш, Иске Кормаш территориясенә кергән юлларда асфальт салынды. Су, электр  белән тәэмин итүдә нәтиҗәле эшләнде.

Тормыш бик тиз бара, дөнья бик тиз үзгәрә, шуңа без киләчәктә үзебезгә яңа максатлар куеп эшләргә бурычлы. Һәр Яңа елга зур өметләр белән керәбез, 2019 елга да зур өметләр баглыйбыз. Актаныш халкы - ул һәр өлкәдә үзен матур хезмәт белән күрсәтә торган халык. Үзебезгә тагын да зуррак максатлар куеп эшебезне дәвам итәчәкбез. Авыл хуҗалыгында игенчелек, терлекчелек тармакларына, төзелеш, социаль, мәдәният, мәгариф  өлкәләренә яңа алымнар кертәбез, яңа максатлар куябыз. Иң мөһиме – район халкы сәламәт булсын.

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Исән-имин булыгыз, хәвеф-хәтәрләр килмәсен. Һәр гаилә бары шатлыклар гына кичереп, сөенеп яшәсен һәм эшләсен. Һәр барчагызны, балаларыбызны, олыларыбызны якынлашып килүче 2019 ел белән чын күңелдән котлыйм!


30
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

Каты көнкүреш калдыклары белән эшләүдә хезмәт күрсәтүдә килешү төзү турында.

Кышкы ярминкәне хуҗалыклар арасындагы тройкалар бәйгесендә катнашучы атлар парады дәвам итте.

 

 Матур итеп бизәлгән атлар район хакимияте бинасы каршына килеп туктады. Бәйрәмгә җыелган халык быел да  тройкалар парадын яратып карады. Теләге булганнарга атларга утырып йөрү мөмкинлеге дә бар иде.

 

 Тройкаларның бизәлешенә, утырып йөрү җайланмасының уңайлылыгына карап урыннар чыгарылды.  Нәтиҗәләрне Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов ясады: 1  урын -   «Ташкын» ҖЧҖ ; 2 урын -  «Чишмә» агрофирмасы; 3  урын  -  «Чишмә»  ҖЧҖ.

 

Бәйрәм ярминкәсе быел 30 декабрьдә аеруча да истә калырлык узды. Авыл җирлекләре, мәдәният хезмәткәрләре белән, мәгариф оешмалары, оешма-предприятиеләр үз сәүдә нокталарында әкият геройлары булып киенеп, театраль тамаша, мәзәкләр аша үзләре әзерләгән яңа ел товарларын саттылар. Яңа ел төсмере белән бизәлгән,  бәйләнгән һәм тегелгән киемнәр, аш-су ризыклары, авылларның бренд эшләнмәләре – һәммәсе әкияти рухта иде. Һәр сату ноктасына әкияти исем бирелгән. Шунда ук кайнар чәй эчеп, яңа пешкән коймактан да авыз итәргә мөмкин. Яңа ел табынына җаның ни тели – барысын да сайлап ал!

Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады, бизәлгән тройка атлар – һәммәсе дә ярминкәгә килүче актанышлылар, кайткан кунаклар күңеленә хуш килде.

Актанышта “Әкияти ярминкә”, Кыш бабайлар парады, тройкалар ярышы узды - фоторепортаж.


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

29 декабрь көнне Актаныш районының "Бүләк" чаңгы трассасында Кыш  Бабай бүләгенә чаңгы ярышы булып узды.

Бәйгенең җиңүчеләре һәм призлы урын алучылар.

2007 елгылар һәм яшьрәкләр, кызлар: 1 урын – Язилә Закирҗанова (АСОШ №1), 2 урын – Алия Сәлахова (АСОШ №1), 3 урын – Юлиана Мохитова (АСОШ №2); егетләр: 1 урын – Ринат Гәрәев (АСОШ №1), 2 урын - Әмир Язитов (АСОШ №2), 3 урын – Эмиль Мансуров (АСОШ №2).

2005 и 2006 елгылар, кызлар: 1 урын – Резеда Басырова (АСОШ №1), 2 урын – Лиана Латыйпова (АСОШ №2), 3 урын – Гөлия Хамадуллина (АСОШ №2); егетләр: 1 урын - Раушан Әхмәтов (Теләкәй), 2 урын – Искәндәр Могътазиров (АСОШ №1), 3 урын – Искәндәр Ибраһимов (АСОШ №1).

2003 и 2004 елгылар, кызлар: 1 урын – Регина Минһаҗева (АСОШ №1), 2 урын – Гүзәл Хәмидуллина (АСОШ №2), 3 урын – Мәрьям Әгъзамова (АСОШ №2); егетләр: 1 урын – Илшат Шакиров (АСОШ №2), 2 урын – Айназ Имамразыев (АСОШ №2), 3 урын – Илназ Вәҗетдинов (Пучы).

 2001 и 2002 елгылар, кызлар: 1 урын – Тансылу Таҗиева (АСОШ №2), 2 урын – Ирина Муллаянова (АСОШ №2); егетләр: 1 урын – Илнур Хасанов (АСОШ №2); 2 урын – Данил Гайсин (АСОШ №1), 3 урын – Илгизәр Мохитов (АСОШ №2).

Ветераннар. Хатын-кызлар: 1 урын – Айгөл Дәүләтова (Пучы), 2 урын – Алсу Гикрамина (Актаныш); ир-атлар: 1 урын – Равил  Хаҗиев, (Актаныш), 2 урын – Данил Кирамов (Актаныш), 3 урын – Ирек Мөхәмәтов (Актаныш).

 


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Бүген – 28 декабрьдә “Яшьлек” мәдәни үзәгендә “Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗә ясалды - җиңүчеләр бүләкләнде.

“Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында 29 мәктәптән 52 укытучы катнашты. Алар бәйге кысаларында үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укыту методикасы һәм һөнәри осталыкларын күрсәтү буенча белемнәрен арттырдылар, эзләнделәр, иҗат иттеләр.

Быелгы бәйгенең  үзенчәлекле сынау-биреме - 25 декабрьдә конкурста катнашучылар Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, Иннополис лицее директоры урынбасары, “Ел укытучысы – 2014” россиякүләм бәйгенең абсолют җиңүчесе Алла Николаевна Головенькина белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнаштылар, мәгариф өлкәсенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Җиңүчеләрне бүген район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә  Шәфыйкова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Ләйсән Нурлыева, район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде.

Актанышта узган "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре  - фоторепортаж.

28 декабрьдә – Яңа ел алдыннан,  Актанышның Нөркә бистәсендә модульле чаңгы базасы ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашты. Чаңгы базасы - бүген тантаналы ачылучы өченче объект.

Республиканың максатчан программалары ярдәмендә Актанышның социаль йөзе үзгәрә. Яңа төзелешләр башкарыла, яңа объектлар сафка баса. Республика максатчан программаларын районга җәлеп итүдә актанышлыларның төрле өлкәдә актив һәм нәтиҗәле эшләүләре дә мөһим фактор булып тора. Үзенең чыгышында район башлыгы Энгель Фәттахов актанышлыларга, төзүчеләргә һәм безнең хезмәтебезне югары бәяләп, ышаныч белдереп, финанс мөмкинлекләре тудырганнары өчен Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм аның командасына шәхсән үзенең һәм актанышлылар исеменнән рәхмәтен белдерде.

Актанышлылар хәзер  Бүләк һәм Нөркә урманнарындагы чаңгы юлында чаңгыда шуа алачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә ике чаңгы трассасында да ярышлар үтәчәк. Гаилә белән дә сәламәтлеккә файдалы актив ял белән шөгыльләнү өчен уңайлы итеп эшләнгән трассалар.

 

Нөркә бистәсендәге модульле чаңгы базасында киенү, бәдрәфләр, душ бүлмәләре, тренерлар, чаңгыны саклау һәм хезмәт күрсәтү өчен бүлмәләр, 100 комплект чаңгы экипировкасы, Кар чанасы һәм аны саклау өчен бина каралган. Бер үк вакытта анда 30лап кеше булырга мөмкин. Бу - күп функцияле объект, кар булмаган чорда аны  йөгерү, велосипедта йөрү һәм чаңгыда шуу, шулай ук ГТО нормаларын тапшыру өчен  куллану мөмкин.

Тантанада район башлыгы Энгель Нәвап улы, Россия спорт министрының 153 карары нигезендә нигезендә, Илфат Каюм улы Иманаевка ГТО ның тугызынчы баскычы алтын билгесен тапшырды.

 

Тантаналы чарада район башлыгы Э.Н.Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары А. Ә. Борханова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев, авыл халкы катнашты.

Актаныш районында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү программасы нигезендә беренче шундый бина 2012 елда Куян авылы халкына хезмәт күрсәтә башлаган иде.

Алты  ел эчендә Шәрип, Югары Яхшый, Чат, Чалманарат, Әгъбәс, Чөгәнә, Иске Богады, Киров авыллары заманча җиһазланган сәламәтләндерү учреждениеләреннән файдалану бәхетенә иреште.

Әҗәкүл авылы  район үзәгеннән алты  чакрым ераклыкта урнашкан.  Биредә 327 кеше исәпләнә, шуларның 59ы пенсионер, 182се - эш яшендәгеләр.

Әҗәкүлдә ачылган заманча модульле фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер, смотровой бүлмәләреннән тыш, прививка ясау, медицина коралларын стерилизацияләү, гардероб, даруларны махсус саклау бүлмәләре дә бар. Бинада шулай ук су кертелгән, бәдрәф урнаштырылган. Актаныш районындагы әлеге ФАП видеокүзәтү җайланмасы белән дә җиһазландырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International