ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2018 ел
җомга

28 декабрьдә Актанышта капиталь төзекләндерүдән соң  поликлиника һәм хатын-кызлар консультациясе үз ишекләрен ачты.

 

Әлеге яңарыш Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2017 елда дөнья күргән карары нигезендә тормышка ашырылды.  Агымдагы елда хастаханәдә  хатын-кызлар консультациясе дә яңартылган бинада, яңа  медицина җиһазлары, мебель, инвентарь белән хезмәт күрсәтә башлады.

 

Киң масштаблы төзекләндерү кысаларында поликлиникада җылылык системасы, аны үткәрү трассасы, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү коммуникацияләре тулысынча алыштырылды. Биналарның эче танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Авырулар өчен холл барлыкка килде. Поликлиника өлешенә - яңа ренгент аппараты, хатын-кызлар консультациясенә автоматлаштырылган кардиограф урнаштырылды. Әлеге эшләрне  башкарып чыгу өчен республика тарафыннан 50 миллион сумнан артык финанс ярдәме бүлеп бирелде.  Районның Равил Ярмиев  җитәкчелегендәге “Газстройсервис” оешмасы исә, сыйфатлы  ремонт эшләрен башкарып чыкты.

Төзекләндерү барышында һәркемгә уңайлы шартлар булдыруны күздә тоткан “Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты” дип исемләнгән проект гамәлгә куелды.

Бүген Актаныш поликлиникасын  файдалануга тапшыру мизгелләре тантаналы төстә оештырылып, чарада район башлыгы Э.Н. Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Ә. Борханова, үзәк хастаханәнең баш табибы А.Р. Хаев катнашты. Халык өчен бик мөһим объектны ачу мизгелләренә райондашларыбыз да битараф калмаган иде.


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Чишмә” агрофирмасы идарәсе һәм профсоюз комитеты быел да күркәм традицияне дәвам итеп,  26 декабрь көнне Меңнәр клубында Яңа ел бәйрәме үткәрде. Чишмә һәм Меңнәр авыллары балалары бик теләп һәм яратып  “Шрек һәм аның дусларының яңа ел маҗаралары”  тамашасын – район балалар иҗаты хезмәткәрләре чыгышын карады.

Быелгы бәйрәмне балалар сагынып көтеп алды, узган елгы бәйрәм бүләкләре, кызыклы уеннар алар күңелендә ел дәвамында сакланды. Юмарт Кыш бабай һәм шаян Кар кызы белән  алар бергәләп төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Һәр катнашучыга Кыш бабай бүләкләрен дә кызганмады.

25 декабрьдә Актанышның үзәк чыршысы ачылу тантанасы булганнан соң, кичке якта биредә һәр көнне күңелле бәйрәм ыгы-зыгысы. Балалар дуслары, апа-абыйлары, әти-әниләре һәм дәү әни-дәү әтиләре белән бергәләп кичке ялны чыршы янында үткәрәләр. Биредә рәхәтләнеп боз тауларында шуарга, дәртле, бәйрәм музыкасына кушылып, биергә-җырларга һәм әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән аралашырга, истәлеккә фотога төшәргә мөмкин.

Үзәк чыршы янында Яңа елны каршы алу, 1 гыйнварда бәйрәм концерты белән дәвам итү, Раштуа, Иске Яңа елны каршы алу чаралары үтәчәк.

Бергәләп күңелле ял итәргә рәхим итегез!

27 декабрьдә Актаныш районында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылды. Тантаналы чарада  муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмалов, “Олимпионика” интеллектуаль белем бирү үзәге директоры Гүзәл Зарипова катнашты.

Кече фәннәр академиясендә шөгыльләнүче укучыларны һәм укытучыларны Энгель Нәвап улы якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, академиягә фән өлкәсендә яңа уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде, үзәккә 500 000 сум күләмендә җиһазлар, укыту-методик, күргәзмә әсбаплар бүләк итеп алып килгән Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмаловка рәхмәтен белдерде.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Кече фәннәр академиясенең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылу тантанасында Казанның сәләтлеләр ачык университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмалов һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов белән үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзелде.

 

 

 

27 декабрьдә “Бүләк” укыту үзәгендә 100  уку алдынгысы, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре хөрмәтләнде. Аларга район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән исемле символика һәм Яңа ел бүләге тапшырылды.  Кыш бабай, Кар кызы катнашында театральләшкән тамаша да укучылар өчен районның талантлы балалары – җырчы-биючеләр белән бергәләп әзерләнде.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа тәҗрибә гамәлгә керә: үзмәшгуль кешеләр эшләрен салым органнарында рәсмиләштерергә тиеш. Шулай итеп, “Һөнәри керемгә салым” режимы кертеләчәк.

 

Әлеге пилот проект Россиянең тагын өч төбәген колачлый. Болар – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга. Тәҗрибә 2028 елның азагына кадәр үткәрелә. Соңрак аларга башка төбәкләр дә кушылырга мөмкин.

Казанда –  болытлы һава, көндез   кар яву көтелә. Төнлә һәм иртән буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан, көнъяктан секундына 7-12 метр тизлектә, төнлә һәм иртән урыны белән 15 метрга кадәр җитә.

Төнлә  һава температурасы -8..-10º; көндез -4..-6º.

Юлларда бозлавык, кар көртләре.

Актанышта –  болытлы һава, кар яву көтелә, төнлә урыны белән көчле кар, урыны белән буран.  Җил  көнъяк-көнчыгыштан, көнъяктан  секундына 7-12 метр тизлектә,  төнлә һәм иртән урыны белән 17 метрга җитә.

Төнлә һава температурасы -9..-13º; көндез -5..-9º.

Юлларда  бозлавык, кар көртләре.

Казанда –  болытлы һава, төнлә-көндез   кар яву көтелә. Урыны белән буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән 17 метрга кадәр җитә.

Төнлә  һава температурасы -11..-13º; көндез -7..-9º.

Юлларда бозлавык, кар көртләре.

Актанышта –  болытлы һава, урыны белән   кар, буран.  Җил  көнъяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә,  урыны белән 17 метрга җитә.

Төнлә һава температурасы -11..-14º, урыны белән -17 º; көндез -8..-11º.

Юлларда  бозлавык, кар көртләре.

 

Коммерциячел булмаган оешмалар өчен белешмәлек.

Актаныш районында яшәүчеләргә түләүсез 20 телеканал карарга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International