ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

-Сәламәтлеген кайгыртмаган кеше – ул тәрбиясез кеше, дип, үзенең фикерен белдергән иде якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Хөрмәтле мөгаллимнәр, сез бүген яшь буынны тәрбиялисез, сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка булган мөнәсәбәтегез балаларга да үрнәк булып тора, - дип, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 5 гыйнвар көнне узган мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында укытучыларга мөрәҗәгать итте, җиңүчеләрне бүләкләп, аларга уңышлар теләде.

“Бүләк” урманындагы чаңгы трассасында чаңгыда узышу белән башланган спартакиада  йөзү, өстәл теннисы, бадминтон ярышлары белән дәвам итте. Укытучылар һәр төрдә дә матур нәтиҗә күрсәтте, бер катнашучыга ике төрдә ярышу мөмкин иде.

Гомуми нәтиҗәләр буенча  Актаныш гимназиясе – беренче, Актанышның 2 нче мәктәбе – икенче, Актанышның 3 нче мәктәбе өченче урын яулады. Шәхси беренчелекне  Актанышның 1 нче мәктәбе укытучылары Равил Хаҗиев һәм Лилия Галләмова яулады. Иң өлкән катнашучы – Балалар иҗат үзәге мөгаллиме Дилшат Мөхәммәдиев истәлек бүләгенә лаек булды.

5 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар белән иҗат үзәге һәм район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре чыршы әйләнәсендә күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев  тәбрикләде. Чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан барлык балаларга  бүләкләр тапшырылды. Быелгы  бәйрәмнең иганәчеләре район хакимияте һәм  “Актаныш” агрофирмасы, алар ярдәме белән райондагы физик мөмкинлекләре чикләнгән 96 балага да Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.

Казанда –   болытлы һава, кар яву көтелә,  көндез аз күләмдә. Аерым районнарда буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көндез җил юнәлешен төнъяк-көнбатышка үзгәртә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -9..-11º; көндез -7..-9º.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Республика буенча –   болытлы һава, кар яву көтелә, төнлә көчәя.  К. Җил  көнъяк-көнчыгыштан  секундына 6-11 метр тизлектә, көндез юнәлешен төнъяк-көнбатышка үзгәртә, урыны белән 15 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -7..-12º; көндез -5..-10º.

Юлларда  бозлавык, урыны белән кар көртләре.

 


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

5 гыйнварда Татарстанда һәм Казанда һава торышы:

-төнлә һәм көндез буран; көнъяк-көнчыгыштан җил секундына 15-17 метрга кадәр җитә; бозлавык; юлларда кар көртләре;

-иртән, көндез аерым районнарда көчле кар яву көтелә.


3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

3 гыйнвар көнне “Бүләк” чаңгы трассасы үзенә авыл җирлекләреннән килгән командаларны спартакиада ачылу тантанасына җыйды. Спортсөярләрне район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Яңа ел белән котлап, спорт бәйгесендә уңышлар, лаеклы җиңү теләде.

Яңа елда районда спартакиаданы, беренчеләрдән булып, хакимият хезмәткәрләре башлап җибәрде. 3 гыйнварда эстафетаны  авыл җирлекләре хезмәткәрләре катнашындагы командалар кабул итеп алды.

Спартакиадада чаңгыда шуу, йөзү, өстәл теннисы һәм бадминтон буенча ярышлар узды, җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

Казанда –   болытлы һава, төнлә   кар яву көтелә,  урыны белән томан. Көндез кар яву көтелә. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көнъяктан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -8..-10º; көндез -4..-6º.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Республика буенча –   болытлы һава, төнлә һәм иртә белән урыны белән кар яву көтелә, томан.  Көндез кар, урыны белән көчле кар яву ихтимал. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көнъяктан, көнъяк-көнчыгыштан  секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -8..-13º; көндез -4..-9º.

Юлларда  бозлавык, урыны белән кар көртләре.

 


2
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген - 3 гыйнвар көнне Актанышта Кыш Бабай призына шахмат турниры узды.

Шахмат ярышлары укучы балалар арасында балалар иҗат үзәге бинасында щвецар системасы нигезендә 7 турда барды.

Ярышта катнашып, призлы урын алучы яшь шахматчыларыбызга Кыш Бабайдан акчалата бүләк тапшырылды.

2 гыйнвар, 10 сәгать – Кыш бабай призына шахмат ярышлары.

 

2 гыйнвар, 10 сәгать – район хакимияте хезмәткәрләре арасында спартакиада.

 

3 гыйнвар, 10 сәгать – авыл җирлекләре арасында спартакиада.

 

4 гыйнвар, 10 сәгать – Кыш бабай призына бадминтон буенча ярышлар.

 

4 гыйнвар, 15 сәгать – Кыш бабай призына өстәл теннисы ярышлары.

 

4 гыйнвар, 10 сәгать – район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре арасында спартакиада.

 

5 гыйнвар, 10 сәгать – мәгариф бүлеге хезмәткәрләре арасында ярышлар.

 

6 гыйнвар, 10 сәгать – Кыш бабай призына көрәш ярышлары.

 

7 гыйнвар, 10 сәгать – Кыш бабай призына йөзү ярышлары.

 

7 гыйнвар, 13 сәгать – Кыш бабай призына акробатика ярышлары.

-Файдалы, актив ял сәламәтлекне дә ныгыта, яңа көч һәм эшкә дәрт биреп, нәтиҗәле хезмәткә дә этәрә, - диде бүген – 2 гыйнвар көнне район хакимияте  хезмәткәрләре спартакиадасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов. – Яңа ел бәйрәм яллары районда спорт һәм сәламәтлек декадасы буларак үтә быел. Кичә үк спортсөярләр Актанышның Бүләк, Нөркә чаңгы трассаларында, башка спорт объектларында гаиләләре белән ял иттеләр, Үзәк чыршы янында узучы спорт ярышларында катнаштылар. Яңа елда районда спартакиаданы, беренчеләрдән булып, хакимият хезмәткәрләре башлап җибәрде. Әлеге матур үрнәкне дәвам итеп, 3 гыйнварда авыл җирлекләре хезмәткәрләренең спартакиадасы узачак. Райондагы спорт корылмалары балаларның да, яшьләрнең дә, эш яшендәгеләрнең дә, өлкәннәрнең дә яратып һәм теләп йөри торган урыны булырга тиеш. Актанышның иң зур байлыгы – аның кешеләре. Сәламәтлеге һәм яшәү рәвеше өчен һәркем үзенә җаваплылык алып, табиблар ярдәмендә дә организмын күзәтчелектә тотып,  гомеренең һәр көнен сөенеп, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәсен иде дигән теләктә мин.

Спартакиадада да үзе үрнәк күрсәтте  Энгель Нәвап улы. Чаңгы һәм өстәл теннисы ярышларында катнашып, җиңү яулады, гомуми нәтиҗәләр буенча да абсолют җиңүче булды. Энгель Нәвап улы, спартакиадага йомгак ясап,  чаңгы, йөзү, өстәл теннисы һәм бадминтон буенча җиңүчеләрне тәбрикләде, хакимият хезмәткәрләренә медальләр һәм дипломнар тапшырды.

Актанышта спартакиада һәр өлкәдә һәм һәр юнәлештә, узган елдан башлап, ел әйләнәсе үтә хәзер. Кышкы спартакиаданың матур дәвамы булып узган җәйге спартакиада да район тормышында үз урынын алды. Бәйрәм ялларында да райондашларга  актив ял итү өчен “Актаныш” спорт комплексы, “Дулкын” бассейны, “Лачын” боз спорт сарае гадәти эш режимында эшли.

Актанышта спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында район хакимияте хезмәткәрләре арасында ярышлар - фоторепортаж.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International