ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

«Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында федераль законның 1 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында» 2018 елның 25 декабрендәге 481 санлы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясе территориясендә 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 11 280 сум итеп билгеләнде.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 129, 133 маддәләре нигезендә, әлеге чорда тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы минималь хезмәт хакы күләменнән кимрәк була алмый.

Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләренә эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләп бетергән очракта, аларның айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакының билгеләнгән күләменә (аена 11 280 сум) җиткән очракта, аны күрсәтелгән зурлыкка җиткерүне тәэмин итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган җитәкчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.


20
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Татарстанның Беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе, республиканың “Яңарыш” Фонды Попечительлек Советы Рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне.

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.

М. Ш. Шәймиевнең бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы — Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында күмәк хуҗалык рәисе булып тора).

1954 елда М. Ш. Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.

1969—1983 елларда —ТАССР-ның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.

1983 елда —ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.

1983—1985 елларда — СБКФ-ның Татарстан өлкә комитеты секретаре.

1985—1989 елларда — ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе.

1989—1990 елларда — СБКФнең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.

1990 елда ТАССР Югары Шурасы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.

1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М. Ш. Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.

1994—2001 елларда Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы әгъзасы.

 

2005 елның 25 мартында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М. Ш. Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.

Русия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000—2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).

2001 елның 1 декабреннән «Бердәм Русия» партиясенең Югары Советы рәистәше.

Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетте.

2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.

2010 елның апреленнән «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.

Русиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Русия тарих җәмгыяте әгъзасы.

Фото: 18 июль, 2006 ел – Пучы авылында сәламәтләндерү үзәге ачылу тантанасында авылдашлары белән.


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Казанда –  аязучан  болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил төнъяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -9..-11º; -15º,  көндез -7..-9º.

Юлларда бозлавык.

Республика буенча –  аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән кар, кайбер районнарда җәяүле буран. Көндез урыны белән кар. Җил  төнъяк-көнбатыштан, көнбатыштан 4-9 метр тизлектә, урыны белән иртән  13 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән, көндез  һава температурасы -6..-11º; -20˚; төнлә һәм иртән  -17º кадәр.

Юлларда  бозлавык.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Бүген – 18 гыйнвар көнне Актаныш технологик техникумында Казан аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы, Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры Равилев Рөстәм Хәмит улы һәм техникум директоры Габделхәев Илшат Илфат улы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Тантаналы очрашуда районыбызның “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Вәлиев Рамил Фидус улы, “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фәтхиев Фарис Гаяз улы катнашты. Техникум укучыларының уку барышында гамәли күнекмәләрен хуҗалыкларда үткәрү һәм үзара тыгыз эшчәнлек алып бару, агрофирмаларны яшь белгечләр белән тәэмин итүдә техникум директоры Илшат Илфат улы һәм агрофирма җитәкчеләре арасында да үзара хезмәттәшлеккә нигез булып торучы килешү төзелде.

Эшлекле очрашуда район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, мәктәп директорлары, техникум укытучылары һәм укучылары катнашты.

 

Актанышта ел да көтеп алынган  вакыйга – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында районда һәр тармакта уңышларга ирешкән алдынгылар хөрмәтләнде. Слетта алдынгыларны район башлыгы Энгель Фәттахов,  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде.

-Актаныш  районы-Татарстанда  алдынгы районнарның берсе. Барысы да район башлыгы Энгель Нәвап улының һәм Актаныш халкының уртак хезмәт нәтиҗәсе, - дип ассызыклады ул үзенең чыгышында.

Бүгенге бәйрәм чарасында һәр тармакның алдынгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Үз һөнәренең остасы булган терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре сәхнә түренә күтәрелде, аларга тырыш хезмәтләре белән район һәм туган авыллары үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгы Энгель Нәвап улы рәхмәт белдерде, уңганнарга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

 


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы буенча бүлегендә 2018 елда оператив - хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча җыелыш узды, анда район башлыгы Энгель Фәттахов, Актаныш район судыннан федераль судья Хәмит Янгиров  катнашты. Бүлек эшчәнлеге турындагы хисаплар  белән Россия Эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, штаб җитәкчесе Ленар Заһертдинов  чыгыш ясады. Утырыш йомгаклары буенча законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү бүлеге эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре билгеләнде. Җыелыш аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары һәм югары һөнәри осталыклары өчен хезмәткәрләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Казанда –  аязучан  болытлы һава,  бераз кар. Иртән һәм көндез буран. Җил көнъяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән 16 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -9..-11º; көндез -2..-4º.

Юлларда бозлавык.

Республика буенча –  аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән кар яву көтелә, көндез һәм иртән кар, урыны белән буран. Җил  көнъяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән иртән һәм көндез 18 метрга кадәр җитә, көндез көнъяк-көнчыгыштан 9-14, урыны белән 15-20, 23 метрга җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-14º; -20˚; көндез -2..-7º.

Юлларда  бозлавык, кар көртләре. 

 


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Ай саен авыл җирлекләре башлыкларын, мәктәп директорларын, фельдшерларны, табибларны, полиция хезмәткәрләрен, районның социаль өлкәсендә хезмәт куючыларны район җитәкчелеге белән очраштырган 25 форма киңәшмәсе 16 гыйнварда узган 2018 елгы эшчәнлеккә дә нәтиҗә ясады.

Ел узды. Нәрсә белән хәтердә калды 25 форма? Иң мөһиме – без айга бер җыелып сөйләшергә өйрәндек. Авыл тормышы... Бер карасаң, тын гына барган да кебек, икенче карасаң, шул тынлык артында тормыш кайный! Кеме генә юк авылның! Һәр кайсының үз моңы, үз гаме, үз зары. Менә шул һәр кешенең күңеленә барып җитәрлек итеп авылда бергәләп эшләү, яшәү өчен һәр беребезнең үз өлешен кертүе кирәк икәнен 25 форма киңәшмәсе узган саен  ныграк төшенә барабыз. Авырткан җирне ныграк кашыйсың, диләр. Иң элек, без балаларның тормыш, яшәү шартларын, гаиләләрнең яшәү хәлен барлап, аеруча да игътибар кирәк гаиләләрне барладык. Шуларга  эчү белән мавыккан гаиләләр дә кушылып китте. Баксаң, эчү белән тормыш төбе берсеннән-берсе аерылмый икән! Эчәсең, тормышың кителә. Әле ул хәмернең очсызын итәк астыннан юнәлтеп, син әйбәт, дигән ялган дус белән иңгә-иң терәшеп, чәкешеп эчәсең икән, якыннарың да, әти-әни, бала, ир, хатын да “онытыла”, аларны урам тормышы, беренче карашка шактый хәттә тоелган маҗаралар бөтереп ала. Аннан килеп, тормыш арбасыннан төшеп калган, турыдан әйткәндә “онытылган”, игътибар, кадер, ярдәм җитмәгән өлкәннәр барын да ачыкладык. Аннан соң, сәламәтлек тә үзебез өчен түгел, ә табибларга айлык планлы эшләре өчен кирәк кебек тоелды. Менә шуларның һәммәсен бергә җыеп, кайсы баштан башларга да белми аптырап, акрынлап, җайга салырга тырышып эшләп киттек.

25 формада каралучы нинди генә өлкәне алсаң да, саннар артында, вакыйгалар артында – язмышлар. Сорауга җавап та эзлибез, нәтиҗә дә ясыйбыз. Ә бит сөйләшүнең мәгънәсе, хикмәте – авыл кешесенең тормышы ни дәрәҗәдә үзгәргеш кичергән?! Соравы, проблемасы гына хәл ителгәнме, әллә инде яшәү рәвеше үк үзгәргәнме? Әллә инде башкалар ярдәмен, тиеш,  дип кабул итүче, башкалар сыртында мәньсез яшәргә яратучы белән эш итәбезме? Һәр киңәшмәдәге сөйләшү, саннар артында язмышлар, ялгышлар, табыш һәм югалтулар.

Авыл җирлекләрендәге эшчәнлекнең төрләре билгеләнеп, рейтинг та эшләнде ел эчендә. Этәргеч алу өчен матур башлангыч. Фикерләшер, камилләшер, эшчәнлекне яхшыртыр өчен.

Авылны электән үк сакланып килгән гореф-гадәтләр яшәткән. Авылдашлар ни әйтер? Менә шушы бер сорау һәр кешене үз йортында тәртип салырга өйрәткән. Бу канунга буйсынмый үз буйлы йөрүчеләрне, тәртәгә тибүчеләрне авыл халкы бергәләп тәртипкә салган. 25 форма киңәшмәсенең эчтәлеге, эшчәнлеге шул акыллы авыл агае – аксакалны, ак әбине алыштырырга тиеш дип аңлыймын.

25 форма киңәшмәсенә яңа елда үз юлын алуны, саннар артындагы язмышларда матур үзгәрешләр булуны телисе килә.

16 гыйнварда, 17 гыйнварда  төнлә һәм иртән республикада, Казан шәһәрендә көчле кар һәм юеш кар яву көтелә. Буран булганлыктан, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булачак. Бозлавык. Көнъяк-көнчыгыштан көчле җил секундына 15-20 метр тизлектә, урыны белән 23 метрга кадәр җитә. Юлларда кар көртләре.

Күҗәкә авыл китапханәсендә гыйнвар аенда туган юбиляр язучылар: Ф.Сафин, Р.Низамова, Ф.Кәрим, Г.Камал иҗатларына  багышланган “Безнең календарь” әдәби сәгате үткәрелде. Китапханәче язучыларның иҗатлары белән таныштырып, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Әлеге язучыларның иҗатлары белән бәйләп конкурслар да оештырды: “Уку лидерлары”, Шигырь юлын таны!”, “Театр уйныйбыз”, “Портретны таны”. Чара ахырында укучылар юбиляр язучыларның китапларын сайлап алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International