2019 елның 11 январь көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә беренче парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар- Актаныш районы Шәрип авылы егете Юсупов Илгизәр Илдар улы һәм Азнакай районы Сарлы авылы кызы Халикова Алия Рузалин кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева Юсуповлар гаиләсенә язылышу таныклыгын тапшырып, әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.
Күҗәкә авылында яшәүче ветераныбыз Мәрьям Газизовага бүген – 16 гыйнвар көнне 90 яшь тулды! Юбиляр истәлекле юбилей көнендә Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлавын кабул итте.
Актанышта 90-95-100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы ветераннарыбызны туган көннәре белән тәбрик итү, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү традициясе барлыкка килде. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәребез зур бер дулкынлану белән көтеп ала мондый очрашуларны. Яшьлек елларын искә алудан, үзләренә булган игътибардан, кунакка кайткан балалары, оныклары белән күрешү шатлыгыннан тагын да яшәреп китә алар.
Юбиляр Мәрьям Гаяз кызын район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров туган көне белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Энгель Фаттахов исеменнән күчтәнәч, бүләкләр тапшырды.
Мәрьям апа бүгенге көндә төпчек улы Илшат тәрбиясендә яши. Бәхетле картлык кичерә ул – сигез баласы Розалия, Раилә, Мөнәвис, Булат, Ралина, Марат, Илфак, Илшат исән-имин, тормышта үз юлларын, үз урыннарын тапкан, әниләрен сөендереп яшиләр. Оныклар, оныкчыклар да әбиләрен сагынып кайта. Гомер буе туган ягында, колхозда хезмәт куйган Мәрьям апаны авыл җирлеге исеменнән Адай авылы клубы мөдире Айдар Маликов котлап, истәлек бүләге тапшырды.
Казанда – болытлы һава, төнлә урыны белән кар яву көтелә, көндез кар, юеш кар. Буран, урыны белән бозлавык. Җил төнлә көнъяктан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр җитә, көндез көнъяк-көнчыгышка үзгәрә, секундына 9-14 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метрга җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -3..-5º; көндез -0..-2º.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Республика буенча – болытлы һава, төнлә урыны белән кар яву көтелә, көндез кар, урыны белән көчле юеш кар яву көтелә. Буран, урыны белән бозлавык. Җил төнлә көнъяктан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр җитә, көндез көнъяк-көнчыгыштан 9-14, урыны белән 15-20, 23 метрга җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -3..-8º; көндез -0..-5º.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Актаныш - шахмат иле һәм, әлбәттә, ул үзенең шахмат осталары, остазлар, чемпионнар белән данлыклы. Тарихны саклау, һәр өлкәдә билгеле шәхесләрне хөрмәтли белү Актаныш данын күтәрә. Зирәкләр уены булган шахматны гына алыйк. Легендар тренерлар Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов шахматчыларга яшь алмаш үстерү белән беррәттән, шахмат тарихын барлап, иң оста уенчыларны балаларга таныта, ярышларны шахмат осталары истәлегенә үткәреп, берничә буынны бергә туплый.
Укытучы-шахматчы Әхәт Нуриәхмәтов истәлегенә – Бурсыкта, сугышчы-әфганчы Ришат Хафизов истәлегенә – Яңа Кормашта, Илгизәр Могътазиров истәлегенә Әҗәкүл авылында үтүче шахмат турнирларына быел Актаныш шахмат мәктәбендә Ингел Мәннәпов истәлегенә узучы турнир да өстәлде. Турнирның иганәчеләре Ингел абыйның кызлары Гөлнара Актуганова һәм Диләрә Мәннәпова. Турнир ике көн – зурлар һәм балалар арасында узды.
11 гыйнварда шахмат ветераннары һәм ир-ат шахматчылар зирәкләр уенында ярышты. Ветераннар арасында - Фәһим Галимов, Роберт Гаязов, Сәгыйть Мансуров, ир-атлар арасында Илдар Имамов, Айдар Нигъмәтуллин, Илһам Сәрвәров җиңү яулады.
13 гыйнвар көнне 54 укучы – яшь шахматчы Ингел Мәннәпов истәлегенә узучы турнирда катнашты.
2001- 2006 елгылар арасында – Мансур Закирҗанов, Ильзир Саматов, Әмир Акмалов; 2007-2008 елгылар арасында – Данияр Латыпов, Ислам Тимеров, Булат Хафизов, Фирүзә Нәбиева, Рәзилә Нәбиева, Зәйнәп Рахманова; 2009-2010 елгылар арасында - Аяз Басыров, Наил Әхмәтов, Тимур Шәязданов, Рәмилә Әхәтова, Раяна Латыпова, Азалия Безик; 2011 елгылар арасында - Раяз Хәсәнов, Данил Шәйхетдинов, Иршад Моталлапов, Зәмирә Галиева, Валерия Сәлахова, Регина Бакирова; 2012 елгылар арасында Камил Хөснияров, Ислам Ибраһимов, Данияр Иманаев, Эльмира Әхәтова, Румия Имамова җиңү яуладылар.
Турнирда катнашучылар, тренерлар Илдар Имамов, Фәһим Галимов Ингел абыйның кызлары Гөлнара һәм Диләрәгә ихлас рәхмәтләрен белдерә.
14 гыйнварда “Идел” журналы журналистлары Актанышыбызга килде. Район башлыгы Энгель Фәттахов журналның баш мөхәррире Радик Сабиров, мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закирова белән очрашып, районыбыз тормышы, бүгенге көнүзәк мәсьәләләр белән таныштырды, 13-15 февраль көннәрендә Актанышта М.Җәлил истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча узачак турнирга әзерлек чаралары хакында да сөйләде.
Гомумреспублика турниры беренче тапкыр ярты гасыр элек үткәрелде. Республика, район батырлары бу ярышка җитди әзерләнә, чөнки Муса Җәлил исемендәге турнир дәрәҗәле, үз тарихы һәм традицияләре булган ярыш санала. Турнирны Милли көрәш федерациясе җитәкчесе, ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.
“Идел” журналы журналистлары районның спорт корылмалары эшчәнлеге белән таныштылар, көрәшчеләр, тренерлар белән очрашып сөйләштеләр, Актаныш гимназиясендә, технологик техникумда, Туган як музеенда булдылар.
15 гыйнварда халыктан кергән сораулар буенча брифинг “Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда дәүләт ярдәмнәреннән файдалану” дигән темага багышланды. Брифингка халык һәм җитәкчелек белән актив элемтәдә эшләүче район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары Нурулла Нурлыев – район ветераннар советы рәисе, Ләйсән Газизова – Актаныш телевидениесе журналисты, “Актаныш-информ” директоры Руслан Усманов җитәкчелегендә телевидение, радио, газета, сайт журналистлары, социаль челтәрдә “Актаныш – туган ягым” төркемен алып баручы Алмаз Нурлыев; район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов, район хакимиятеннән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, район хакимиятенең мәгълүмат үзәгеннән Ләйсән Тимерова катнашты.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Зөлфәт улы авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда дәүләт ярдәмнәреннән файдалану буенча райондагы эшчәнлек белән таныштырды. Дәүләт ярдәмнәре алу төрләре, районда тупланган эш тәҗрибәсе, авыл халкының дәүләт ярдәмнәре алуда катнашуы, программаларның уңай яклары һәм халыктан эш барышында кергән сораулар белән таныштырды. Халыкны кызыксындырган сорауларга ачык һәм аңлаешлы җаваплар бирде, мисалларга тукталып, эшләү тәртипләрен аңлатты. Бу хакта тулырак “Актаныш-информ” сайтында, радиода, телевидениедә, “Актаныш таңнары” газетасында, социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин булачак. Шәхси сораулар туганда, дәүләт ярдәмнәреннән файдалану теләге булганда җирлекләрдә авыл башлыгына мөрәҗәгать итү кирәк. Дәүләт ярдәмнәре алып, шәхси хуҗалыкта үз бизнесынны табыш китерерлек итеп оештыру буенча дәүләт ярдәмнәре, тәкъдимнәр җирлекләрдә узачак авыл җыеннарында да халыкка аңлатылачак, белгечләр, район җитәкчелеге белән турыдан-туры аралашу, сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак.
Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән кар яву көтелә, буран. Җил көнъяктан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-11º; көндез -2..-4º.
Юлларда бозлавык.
Республика буенча – аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән кар яву көтелә, көндез кар, урыны белән буран. Җил көнъяктан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -8..-13º, урыны белән -18º; көндез -2..-7º.
Юлларда бозлавык.
Яңа ел бәйрәмен, башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, без ике тапкыр бәйрәм итәбез. 13 гыйнвар кичендә Үзәк чыршы янында район мәдәният хезмәткәрләре Иске Яңа елны каршылау кичәсен – бәйрәм концерты оештырды.
Яңа елга багышланган бәйрәм концерты тамашачылар күңеленә хуш килде. Бәйрәм карарга килгән халык рәхәтләнеп күңел ачты. Өлкәннәргә ияреп, бәйрәмгә балалар да бик күп килгән иде. Алар да җыр-бию көенә ияреп биеделәр, уйнадылар, боз тавында чана шудылар.
Гражданнарның 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән "Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып баруы һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " гы 2017 елның 29 июлендәге 217-ФЗ номерлы федераль законга, аның төп моментларына Татарстан Росреестры тагын бер кат игътибар итә.
Закон бакчачылык һәм яшелчәчелек алып баручы гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен куллануны тәгаенли. Сәнәгать яки авыл хуҗалыгы бакчачылыгына кагылмый.
Россия Федерациясе Президенты 2018 елның 25 декабрендә «Һәвәскәр балыкчылар һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " федераль законга имза куйды (алга таба - Закон).
Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Искәрмә - 2019 елның 1 гыйнварыннан законлы көченә керә торган һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгын оештыру гамәлгә ашырыла торган балык тоту участокларын бирү турында шартнамәләргә карата күчмә нигезләмәләр билгели торган 16 статьяның 8 пункты үз көченә керә.