Россия Федерациясе Президенты 2018 елның 25 декабрендә «Һәвәскәр балыкчылар һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " федераль законга имза куйды (алга таба - Закон).
Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Искәрмә - 2019 елның 1 гыйнварыннан законлы көченә керә торган һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгын оештыру гамәлгә ашырыла торган балык тоту участокларын бирү турында шартнамәләргә карата күчмә нигезләмәләр билгели торган 16 статьяның 8 пункты үз көченә керә.
Бүген – 12 гыйнвар көнне Актаныш район хакимиятенең утырышлар залында районда сөт вәзгыятенә багышланган брифинг узды. Анда халыктан кергән сораулар буенча журналистларга Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җавап бирде.
Бүген - 12 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте, Энгель Нәвап улы шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүче район башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Мөхәммәдиева Гөлфинә Баян кызын, икътисад бүлеге җитәкчесе Мирзашәрипова Ойгуль Миңнефәрит кызын, мәгълүматләштерү һәм мәгълүматны саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Тимерова Ләйсән Мәхмүт кызын туган көннәре белән котлады.
Киңәшмәне дәвам итеп, гомуми бүлек җитәкчесе Люция Галимҗан кызы Курбанова, икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор җитәкчесе Алия Миндыгали кызы Шакирова, юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Зөлфәт улы Сәлимов, “Актаныш-информ” директоры Руслан Мөбәрәк улы Усманов, оештыру бүлеге җитәкчесе Дәния Рәсим кызы Касыймова атналык эшчәнлеккә анализ ясадылар.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы районда һәр өлкә буенча да алда торган бурычларга тукталды, бүлек җитәкчеләренә үзенең күрсәтмәләрен бирде, фикер-тәкъдимнәрен белдерде.
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне район Советы, район хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм.
Сезнең төгәл һәм бердәм эшегез районда сәяси һәм икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Кешеләргә карата принципиальлек һәм игътибарлылык, һөнәрилегегез һәм җаваплы карашыгыз актанышлылар хокукын һәм иреген уңышлы якларга, хокук тәртибен бозулар һәм ришвәтчелек белән көрәшергә, барлык субъектларның законны үтәвенә ирешергә ярдәм итә. Киләчәктә дә һөнәри традицияләрне саклап һәм камилләштереп, сез үзегезнең хезмәт бурычыгызны намуслы башкарырсыз, фидакарь хезмәтегез белән прокуратура органнары абруен ныгытырсыз дип ышанам.
Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телим! Закон сагында торучыларның мактаулы исеме сезгә көч, энергия һәм иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә оптимизм бирсен.
Агымдагы елның 3 гыйнварыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында " 2018 елның 24 декабрендәге 1644 санлы карары үз көченә керде, ә атап әйткәндә:
а) 78 пункт түбәндәге эчтәлекле абзац белән тулыландырылды:
«Төрле корылмалар һәм ярдәмче корылмалар төзелеше өчен янгынга каршы минерализацияләнгән полосаларны, шулай ук ягулык материаллары, чүп-чар, агач, төзелеш һәм башка ягулык материаллары калдыкларын урнаштыру тыела».
б) 213 пунктта «юл буе полосаларында» сүзләрен төшереп калдырырга.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә өстәмә кыйммәткә салымны түләүдән азат итү турында 21 гыйнвардан да соңга калмыйча хәбәр итү кирәк.
2019 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 27 ноябрендәге 335-ФЭ санлы федераль законның (алга таба - ЗЭ5-ФЗ) аерым нигезләмәләре үз көченә керә.
Товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында " 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ санлы федераль законга ярашлы рәвештә, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ санлы федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүгеннән “Оедым мин ошбу имамга...” дип исемләнгән журналистлар өчен иҗади эшләр конкурсы игълан итә. Конкурс җәмгыятьтә имамнарны борчыган мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелгән.
Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Басма чарада иң яхшы язма», «Иң яхшы интернет-язма», «Иң яхшы фото/видеоретортаж» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Шушы номинацияләрнең һәрберсендә бер җиңүче сайланачак. Җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премияләр көтә. Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. Шунысы үзенчәлекле, бер автор конкурста берничә номинациядә катнашырга мөмкин.
Гаризалар 2019 елның 1 июленә кадәр Казан, Габдулла Тукай урамы, 38 йорт, ТР МДН матбугат хезмәтендә кабул ителә.
5 гыйнвар көнне Мөслим районының универсаль спорт залында мөселман яшьләре арасында IV Спартакиада булып узды. Спартакиадада 15 районнан 300дән артык мөселман яшьләре катнашты. Актаныш командасы да ярышларда волейбол, армспорт, бадминтон, гер күтәрү, аркан тартышу төрендә катнашты. Актаныш мөселман яшьләре волейбол һәм бадминтон буенча - 2, гер күтәрүдә 3 урын яулады.
Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән кар яву көтелә. Җил көнъяктан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көндез 13 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -11..-13º, урыны; көндез -6..-8º.
Юлларда бозлавык.
Республика буенча – аязучан болытлы һава, кар яву көтелә, көнъяк районнарда көндез юеш кар. Көндез урыны белән буран, бозлавык. Җил көнъяктан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -10..-15º, урыны белән -19º; көндез -3..-8º.
Юлларда бозлавык.
Бүген – 10 гыйнвар көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен бирде.