ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген – 24  гыйнвар  көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов  шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап  улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен  бирде.

Җир, торак мәсьәләләре һаман актуаль булып кала, мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе бүген дә район башлыгына гозерләрен шул юнәлештә җиткерде. Пенсия реформасына бәйле сораулар – авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәннәрнең эш стажын исәпләү, эшкә урнашу буенча да гозерләр булды.

Энгель Нәвап улы һәр сорауны игътибар белән тыңлады. Җаваплы кешеләргә күрсәтмәләрен бирде. Һәр сорауның  үтәлеше район башлыгының игътибарында булачак.

 

Күпфатирлы йортларның беренче катында  кибет, чәчтараш, элемтә салоны яки башка кече предприятиеләрне бик еш очратабыз. Яңа төзелешләрдә беренче катта биналар бизнес өчен проектлана икән, иске күпкатлы йортларда моның өчен гадәти фатирлар сатып алына. Күпчелек очракта, эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен торак булмаган биналарны яңадан планлаштыру таләп ителә. «Безгә торак булмаган бинаны үзгәртеп планлаштыруны  тормышка ашыру һәм рәсмиләштерү буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килде. Бу мәсьәлә һәрвакыт проблемалы мәсьәлә булды, чөнки элек яңадан планлаштыру мөмкинлеге дә закон тарафыннан каралмаган иде. Сүз реконструкция турында барды. Күпфатирлы торак йортта реконструкцияләүгә рөхсәт алу мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә күп кенә эшмәкәрләргә бу катлаулы мәсьәләне суд аша хәл итәргә туры килде. Хәзер закон торак булмаган бинаны  үзгәртеп планлаштыру мөмкинлеген бирә», - дип сөйләде ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Юлия Шпалитова.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген – 23 гыйнвар көнне Әтәс авыл җирлегендә узган җыен  авылларда терлек асрап яшәүчеләр белән очрашудан башланды. Чынык авылында шәхси ярдәмче хуҗалыгында 16 эре мал асраучы – 7  сыер – Хәмит Хуҗин, Чат авылында крестьян-фермер хуҗалыгы Наил Хуҗин – 56 эре мал – 22 сыер, үз хуҗалыгында мал тотучылар Ильяс Вәлиев – 24 эре мал – 10  сыер, Зинфир Гәрәев – 39 эре мал – 16 сыер, Иске Бикчәнтәйдә фермер Фәнил Абдуллин – 40 эре баш – 22 сыер, Айгөл Хәкимуллина - 17 эре мал – 12 сыер, Йосыф Хафизов – 10 эре мал – 3 сыер, Чирүдә Назим Салихов – 20 эре мал – 10 сыер – үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

Район башлыгы Энгель  Фәттахов “Чәчер” җәмгыяте, “Әнәк” агрофирмасы эшчәнлеге белән дә танышты.

Җыен  Әтәс мәдәният йортында оештырылды.

Казанда –  аязучан  болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көнъяк-көнбатыштан көнъяк-көнчыгышка авыша,  секундына 4-9 метр тизлектә, көндез 13 метрга җитә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -22..-24º; -27º,  көндез -14..-16º.

Юлларда бозлавык.

Республика буенча –  аязучан болытлы һава, бераз кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил  көнъяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка авыша, секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән 13 метрга җитә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -22..-27º; -30˚; көндез -14..-17˚.

Юлларда  бозлавык.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Актанышта авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар башланып китте. Бүген - 22 гыйнвар көнне Түке җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Түке, Зөбәер, Чәчер авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда, күмәк хуҗалык фермаларында, амбарларда булды. Мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Зөбәер авыл мәдәният йортында узды.

Казанда –  аязучан  болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил көнъяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -21..-23º; -27º,  көндез -15..-17º.

Юлларда бозлавык.

Республика буенча –  аязучан болытлы һава, бераз кар. Җил  көнъяк-көнбатыштан, көнбатыштан 4-9 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -19..-24º; -29˚; көндез -14..-19˚.

Юлларда  бозлавык.

 

Бүген – 22 гыйнвар көнне Актаныш район хакимиятендә “Үзмәшгульлеккә салым рәвешендә махсус салым режимын куллану буенча пилот проектын гамәлгә ашыру чаралары”дигән темага брифинг узды.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә 3-нче креатив чаналар фестивале узачак. Аны ике тапкыр олимпия чемпионы булган, Рәсәйнең Бобслей һәм скелетон федерациясе Президенты Зубков Александр Юрьевич күрергә киләчәк.

Бу көнне борынгы сәүдәгәр Мамадыш шәһәре күңел ачу һәм драйв үзәгенә әйләнәчәк. Татарстан һәм Рәсәй төбәкләре командалары берничә номинациядә ярышачак. Кем барысыннан да кызыклырак булыр, кем барысыннан да тизрәк шуып төшәр? Боларны һәм башка бик күп нәрсәләрне без фестивальдә беләчәкбез.

Быел катнашучылар һәм тамашачылар рекордлы санда булыр дип көтелә.

Фестиваль лаеклы рәвештә Рәсәйнең вакыйгалы туристлыгы даирәсенә керә. «SUNYФЕСТ-2018» вакыйгалы туристлык өлкәсендә Russian Event Awards 2018 милли премиясендә «Иң яхшы яшьләр туристик вакыйгасы» номинациясендә икенче урынны алды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 санлы һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе президиумының  2019 елның 14 гыйнварындагы ПР-120-1 санлы  карары белән расланган “Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика бәйгесе нигезләмәсе нигезендә “Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” дип исемләнгән бәйге игълан ителде. Бәйге 2 этапта үткәрелә.

Бәйге турындагы тулырак мәгълүмат “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе сайтында http://sovmo.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1366737.htm

 сылтамасы буенча урнаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International