Бүген, 16 апрельдә, район Советының киңәшмәләр залында язгы кыр эшләренә әзерлек, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча брифинг узды. Актаныш районында язгы кыр эшләренә әзерлек, эш барышы, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Әнвәр улы Мирхәйдәров, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Яһүдә улы Мирзаһитов, җитештерү-маркетинг бүлегенең механизация буенча консультанты Нәфис Әзһәм улы Сәлимгәрәев, Авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы профсоюзлары рәисе Рөстәм Сәяфетдин улы Шәйхетдинов чыгыш ясадылар.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил тотрыксыз 3-8 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -4..- 6 º, көндез максималь һава температурасы +5 ..+7 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил тотрыксыз 3-8 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -4..- 9 º, көндез максималь һава температурасы +4 ..+9 º.
Июль ахырында авыл халкын профилактик карау өчен “мобиль поликлиника” хезмәтен башлап җибәрү планлаштырыла.
“Бердәм Россия” көне” проекты кысаларында партия Татарстан халкының мөрәҗәгатьләрен анализлау нәтиҗәләре буенча ерак авылларда яшәүче татарстанлыларны профилактик тикшерү өчен мобиль комплекслар сатып алу һәм аларның эшен оештыру инициативасы белән чыкты.
Бу инициативаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, хәзер сөт бизе һәм туберкулез яман шешен иртә диагностикалау өчен маммографлар һәм флюографлар эшли, аларны «Сәламәт киләчәк» һәм “Бердәм Россия” көне” партпроектлары кысаларында Татарстан районнарына җибәрәләр. Июль аенда беренче “мобиль поликлиника” эшли башлаячак. Бу елның августына дүрт мобиль комплексны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. "Безнең республикада 1300дән артык торак пункт бар, анда фельдшер-акушерлык пунктлары юк. Шуңа күрә республиканың көньяк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш һәм Үзәк өлешләренә хезмәт күрсәтәчәк дүрт мобиль комплекс сатып алу турында карар кабул ителде. Беренче комплекс - июль ахырында, барлык машиналар да 20 августка эшли башлаячак», - дип билгеләп үтте Марат Садыйков.
Комплекслар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы стандартлары нигезендә җиһазландырылган.
Авыл халкын офтальмолог, гинеколог, уролог, терапевт, кардиолог кабул итәчәк.
«Шулай итеп, без база медицина хезмәтләренең бөтен спектрын тәкъдим итәчәкбез. Бу асылда мини-поликлиника», - дип ассызыклады Марат Садыйков. «Мобиль поликлиника» акциясен үткәрү турындагы мәсьәлә Чистайда “Бердәм Россия” көне” төбәк проекты кысаларында узган партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Президиумы утырышы барышында каралды.
Акциянең төп максаты-авыл халкы өчен сыйфатлы медицина белән тәэмин итү.
Россия Федерациясе субъектлары территориясендә ел саен “Яшел яз” бөтенроссия экологик өмәсе үткәрелә, анда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре, предприятиеләр вәкилләре, уку йортлары укучылары һәм активистлары катнаша.
2019 елның 20 апреленнән 20 маена кадәр В. И. Вернадский исемендәге экологик фонд һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте тарафыннан «Яшел яз-2019» Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында акцияләр үткәреләчәк. Акциядә катнашучылар кыйммәтле бүләкләр алуга дәгъва кылачак.
«Яшел яз - 2019» экологик өмәсендә катнашуга теркәлү узу өчен акция сайтында теркәлү формасын тутырырга кирәк vesna.vernadsky.ru.
29 марттан “Ана капиталы” программасына үзгәрешләр гамәлгә керде, алар гаиләнең торак шартларын яхшыртуга тотыла торган акчасына кагыла.
Үзгәрешләрнең берсе – “Ана капиталы” акчасына сатып алына торган торак бинаның торышына бәйле. Яңа нигезләмәләр буенча, торак күзәтчелеге органнарының өй яки фатирны яшәү өчен яраксыз дип бәяләве акчаны куллануны тыюга нигез булып тора.
Торак бинаның торышы турындагы мәгълүматны Пенсия фонды бүлекчәсе җирле үзидарә органнары, дәүләт торак күзәтчелеге һәм муниципаль торак күзәтчелегеннән соратып ала. Алар бинаның яшәү өчен яраклымы-юкмы икәнлеге турында гына түгел, ә бәлки өйне сүтеп яки реконструкцияләп буламы икәнлеге турында да мәгълүматлар бирәләр.
Куртка сайлаганда, иң әүвәл, аны игътибар белән карарга кирәк. Ярлыгы белән танышып чыгыгыз. Күн эшләнмәләр төрле илләрдә җитештерелә, ләкин алар арасында иң яхшы җитештерүче буларак Канада, Италия, Швеция, Бөекбритания, Финляндия фирмалары санала.
Күн куртка сайлаганда күннең сыйфатына махсус игътибар итәргә кирәк. Иң яхшысы – сарык яки бозау тиресе. Чучка тиресеннән ясалган куртка арзанлырак, ләкин ул берничә ел гына хезмәт итәчәк, чөнки тышкы кыяфәте тиз бозыла. Тагын да арзанлырагы – ясалма күн, начар булмаган эконом вариант, заманча технологияләр шулхәтле алга китте ки, чын күнне ясалмасыннан аеруы көннән-көн кыенлаша бара.
2019 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кадастр исәбенә алу өчен кадастр инженерларыннан килә торган ызанлау планнарын тикшерү өлешендә дәүләт геодезия күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт теркәүчеләренең һәм вазыйфаи затларның үзара бәйләнешен кертте.
Эш шулай корылган ки, теркәүчедә шик тудыручы килгән барлык ызанлау планнары Идарәнең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлегенә җибәрелә, биредә белгечләр геодезик нигездә файдаланыла торган межалау һәм техник планнардагы, шул исәптән дәүләт геодезик челтәрләр пунктларының координатлары, җир кишәрлекләре чикләренең характерлы нокталары координатлары, бина, корылма яки җир кишәрлегендә төзелеп бетмәгән объект контурлары координатлары төгәллеген һәм аларны билгеләү ысуллары мәгълүматларының дөреслеген тикшерү буенча чаралар үткәрәләр.
Үткәрелә торган эш мәгълүматларның туры килмәвен ачыклау гына түгел, ә бәлки документлар әзерләгән кадастр инженерларының эшенә өстәмә күзәтчелек тә ителә.
Шул рәвешчә, 2019 елның беренче кварталында контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Идарә РФ КоАПның 14.35 маддәсе 4 нче өлешен бозу билгеләре белән кадастр инженерын җаваплылыкка тарту максатында административ хокук бозулар турында эшләр кузгату һәм судка мөрәҗәгать итү өчен кадастр инженерлары әзерли торган документларга ялган мәгълүматлар кертү факты буенча прокуратура органнарына җибәрелде.
Белешмә: 2010 елда үзгәртеп кору уңаеннан яңадан булдырылган ведомствога (Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе) Кама геодезия һәм картография төбәк идарәсе (Кама геодезия һәм картография идарәсе) кушылды. Хәзерге вакытта дәүләт геодезия күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча барлык вазыйфаларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге үти. Тулы мәгълүмат белән Идарәнең rosreestr.tatarstan.ru сайтында (идарә турындагы) бүлегендә танышырга мөмкин.
“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 15 апрельдә 25 форма киңәшмәсе узды. Чарада җирлекләрдәге үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны кебек мөһим фактлар анализланды.
Актаныш районы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең эшчәнлеге турында “Яшьлек” мәдәни үзәгендә узган 25 форма киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырды.
11 апрель көнне комиссиянең чираттагы утырышы булып узган, анда 3 административ эш һәм полиция бүлегеннән кергән бер мөрәжәгать каралган.
25 формада кергән тәкъдим белән Актаныш авыл җирлегендә 2019 ел башыннан җирле КДН оешты. Әлеге җирлеккә 1-2 апрель көннәрендә рейд оештырылды. Җирлектә 18 гаилә исәптә тора, аларда 29 бала тәрбияләнә. Рейд барышында 30 га якын гаиләнең тормыш шартлары белән танышканнар.
Ләйсән Фоат кызы профилактика органнарының авыр гаиләләрне ачыклау өстендә эш алып баруы турында да ачыклык кертте киңәшмәдә. Эш оештыру буенча барлык профилактика органнары белән җыелыш үткәрелгән, аларның эшчәнлеге барланган, булган кимчелекләрне бетерү максатында бурыч-максатлар куелган. Айга бер тапкыр бүлек башлыклары, җитәкчеләр белән СОП базасында эшләү буенча мониторинг үткәрелеп барылачак.
Сигнал картасы баланың, ата-ананың социаль яктан куркыныч хәлдә калуын күргән, белгән очракта профилактика органнары тарафыннан СОП базасына кертелә.
Актаныш муниципаль районы Советының III чакырылыш 37 утырышында “Актаныш муниципаль районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше” программасы кабул ителде.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү - район халкына үз эшен, иҗатын, яраткан шөгылен һөнәри югарылыкта башкару өчен мөмкинлекләр, шартлар тудыру, дәүләт ярдәмнәреннән файдалану мөмкинлеген тәкьдим итү буенча Актанышның биш еллык стратегик эш планы депутатларга тәкъдим ителде сессиядә 15 апрель көнне.
Иң элек, җирлекләрдә ел башында узган авыл җыеннары вакытында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов авылларда үз үзе белән шөгыльләнүчеләрең эш һәм яшәү шартлары белән танышты. Тимерчеләр, балта осталары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал асраучылар, фермерлар белән сөйләшеп фикерләште. Аларның тәкьдим-сораулары, ихтыяҗлары өйрәнелеп, узган сессиядә катнашучы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка да җиткерелде алар. Эшмәкәрләр, фермерлар да шәхсән мөрәҗәгать итте. Шул нигездә эшләнгән “Актаныш муниципаль районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше” программасын депутатларга район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева тәкъдим итте. “Наратлы” җәмгыяте җитәкчесе, үзе дә эшмәкәрлек өлкәсендә районга заманча бизнес төрләрен кертүче Алмаз Мосабиров, Тат.Ямалы авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев әлеге программа тормышка ашырылу барышында тәкъдим ителәчәк бизнес-проектлар, идеялар, шәхси эшчәнлекне комплекслы бизнеска әйләндерү өчен җирле халыкта, юлчыларда, туристларда булган ихтыяҗлар белән таныштырдылар.
Актаныш район Советы рәисе Энгель Фәттахов чыгышларны тыңлаганнан соң, үзенең фикерләрен дә депутатларга җиткерде https://www.instagram.com/tv/BwRgj-zosMB/?igshid=1a1zi3gdyx13j .
Утырышта “2018 елда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында Кеше һәм гражданлык хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” 2012-2018 елларда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Рәмилә Закирҗанова, “«Актаныш муниципаль районы Советы комитетлары турында»гы Актаныш муниципаль районының 2015 елның 23 октябре №02-02 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында”; “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары, коррупциягә каршы көрәш, федераль закон бозуларны бетерү, чара күрү турында” район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова чыгыш ясады.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кар, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан 7-12, төнлә көчәйгәндә 16 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -5..-7º, көндез максималь һава температурасы +3..+5 º.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кар, көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр, көндез 5-10 метрга кадәр, көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8º, көндез максималь һава температурасы +1..+6 º.
Төнлә-иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.