ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫНДА МОБИЛЬ МАММОГРАФЛАР ҺӘМ ФЛЮОГРАФЛАР ЭШЛИ БАШЛАДЫ

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Июль ахырында авыл халкын профилактик карау өчен “мобиль поликлиника” хезмәтен башлап җибәрү планлаштырыла.

“Бердәм Россия” көне” проекты кысаларында партия Татарстан халкының мөрәҗәгатьләрен анализлау нәтиҗәләре буенча  ерак авылларда яшәүче татарстанлыларны профилактик тикшерү өчен мобиль комплекслар сатып алу һәм аларның эшен оештыру инициативасы белән чыкты.

Бу инициативаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, хәзер сөт бизе һәм туберкулез яман шешен иртә диагностикалау өчен маммографлар һәм флюографлар эшли, аларны «Сәламәт киләчәк» һәм “Бердәм Россия” көне” партпроектлары кысаларында Татарстан районнарына җибәрәләр. Июль аенда беренче “мобиль поликлиника” эшли башлаячак. Бу елның августына дүрт мобиль комплексны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. "Безнең республикада 1300дән артык торак пункт бар, анда фельдшер-акушерлык пунктлары юк. Шуңа күрә республиканың көньяк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш һәм Үзәк өлешләренә хезмәт күрсәтәчәк дүрт мобиль комплекс сатып алу турында карар кабул ителде. Беренче комплекс - июль ахырында, барлык машиналар да 20 августка эшли башлаячак», - дип билгеләп үтте Марат Садыйков.

Комплекслар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы стандартлары нигезендә җиһазландырылган.

Авыл халкын офтальмолог, гинеколог, уролог, терапевт, кардиолог кабул итәчәк.

«Шулай итеп, без база медицина хезмәтләренең бөтен спектрын тәкъдим итәчәкбез.  Бу асылда мини-поликлиника», - дип ассызыклады Марат Садыйков. «Мобиль поликлиника» акциясен үткәрү турындагы мәсьәлә Чистайда “Бердәм Россия” көне” төбәк проекты кысаларында узган партиянең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Президиумы утырышы барышында каралды.

Акциянең төп максаты-авыл халкы өчен сыйфатлы медицина белән тәэмин итү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International