“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә 15 апрельдә 25 форма киңәшмәсе узды. Чарада җирлекләрдәге үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны кебек мөһим фактлар анализланды.
Актаныш районы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең эшчәнлеге турында “Яшьлек” мәдәни үзәгендә узган 25 форма киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырды.
11 апрель көнне комиссиянең чираттагы утырышы булып узган, анда 3 административ эш һәм полиция бүлегеннән кергән бер мөрәжәгать каралган.
25 формада кергән тәкъдим белән Актаныш авыл җирлегендә 2019 ел башыннан җирле КДН оешты. Әлеге җирлеккә 1-2 апрель көннәрендә рейд оештырылды. Җирлектә 18 гаилә исәптә тора, аларда 29 бала тәрбияләнә. Рейд барышында 30 га якын гаиләнең тормыш шартлары белән танышканнар.
Ләйсән Фоат кызы профилактика органнарының авыр гаиләләрне ачыклау өстендә эш алып баруы турында да ачыклык кертте киңәшмәдә. Эш оештыру буенча барлык профилактика органнары белән җыелыш үткәрелгән, аларның эшчәнлеге барланган, булган кимчелекләрне бетерү максатында бурыч-максатлар куелган. Айга бер тапкыр бүлек башлыклары, җитәкчеләр белән СОП базасында эшләү буенча мониторинг үткәрелеп барылачак.
Сигнал картасы баланың, ата-ананың социаль яктан куркыныч хәлдә калуын күргән, белгән очракта профилактика органнары тарафыннан СОП базасына кертелә.