Бүген, 16 апрельдә, район Советының киңәшмәләр залында язгы кыр эшләренә әзерлек, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча брифинг узды. Актаныш районында язгы кыр эшләренә әзерлек, эш барышы, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Әнвәр улы Мирхәйдәров, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Яһүдә улы Мирзаһитов, җитештерү-маркетинг бүлегенең механизация буенча консультанты Нәфис Әзһәм улы Сәлимгәрәев, Авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы профсоюзлары рәисе Рөстәм Сәяфетдин улы Шәйхетдинов чыгыш ясадылар.