Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» оештырылды. Барлык кызыксындырган сораулар буенча гражданнар 8 800 55 549 43 номеры буенча, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (843) 272-80-33 һәм Роспотребнадзорның Чаллы территориаль бүлеге (8552) 32-06-07, 32-06-78 номерлары буенча шалтырата алалар.
“Кайнар линия” 8 апрельдән 28 апрельгә кадәр эшли.
12-13 апрель көнне 2003 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына дүртенче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.
Әлеге турнирда республикабызның 28 районыннан 29 команда, 315 яшь көрәшче катнашты.
Актаныштан үз авырлыкларында турнирда җиңүче көрәш батырлары: Гадел Нургатин – өченче, Искәндәр Басыров, Вадим Дорофеев – икенче, Муса Әнвәров, Салават Хәбетдинов беренче урында. Гаделнең, Мусаның, Искәндәрнең тренеры И.Әнвәров, Вадимныкы – И.Насрыев, Салаватныкы – А.Садриев.
Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга Салават Фәтхетдинов исеменнэн Кубок, диплом,медаль һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук беренче урын яулаган спортсменнарга ветеран көрәшче, спорт остасы Шәйхетдинов А.Р. шәхси хуҗалыгында үстерелгән куяннар бүләк ителде.
Россия Федерациясе Иминлек Советының 2019 елның 31 гыйнварындагы оператив киңәшмәсе беркетмәсе, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 15.019 №18 боерыгы белән расланган 2019 елга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп чараларның комплекслы планы нигезендә, 16-18 апрель көннәрендә районда “Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының идарә органнары һәм көчләре гамәлләре” темасына команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә. Язгы ташуны авариясез үткәрү, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклау белән бәйле әзерлек чаралары тикшерелә. Өйрәнүләр үткәрүгә Актаныш звеносының көчләре һәм чаралары, Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы җәлеп ителә.
2019 елның 19 апрелендә Гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатында 19 апрельдән “Кайнар элемтә” телефоны эшли башлый.
Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре ярдәм итәчәк.
"Кайнар элемтә" телефоны: (843) 236-00-71, (843) 236-40-17, (843) 236-40-62, (843) 236-89-15.
Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
12-14 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Укучылар спартакиадасы кысаларында һәм ир-атлар, хатын-кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелеге узды. Спартакиада кысаларында чыгыш ясап, Актаныш гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучысы Ильвина Сәлахова өченче урынга ия булды. Чемпионатта Актаныш технологик техникум укучысы Татьяна Харисова – икенче, Актаныштан Сөмбел Зәйнетдинова өченче урын яулады. Тренерлары Шамил Әхмәтов.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр. Көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -1..3˚. Көндез максималь һава температурасы +5..+7 ˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә, көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -3..+2 ˚. Көндез максималь һава температурасы +4..+9 ˚.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Актанышта Рәсәй, республика, район фән олимпиадасында җиңүче укытучыларга, укучыларга район башлыгы Энгель Фәттаховның премиясе бирелде. Ел саен үткәрелүче әлеге чараны Энгель Нәвап улы, мәгарифтә Уңыш бәйрәме, дип атады.
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның март ае эшчәнлегенә йомгак ясадылар.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның ел башыннан һәм ай эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Мирхәйдәров, бүлек җитәкчеләре район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекчелек торышы, агымдагы мәсьәләләр, ел башыннан һәм айлык эшчәнлек буенча анализ ясадылар.
Киңәшмә азагында район башлыгы Энгель Фәттахов терлекчелек тармагындагы көн кадагындагы бурычларны билгеләде, ай йомгаклары буенча алдынгыларны бүләкләде.
Терлекчелек тармагының март ае йомгаклары буенча күчмә символик «Ат» ка хуҗалыклар арасында - “Наратлы” хуҗалыгы, авыл җирлекләре арасында Актанышбаш авыл җирлеге лаек булды.
12-15 апрельдә хезмәт мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” эшләячәк, аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.
“Кайнар элемтә”нең эш вакыты: 9.00-17.00 сәгать.
“Кайнар элемтә” телефоны: (843) 236-00-71.
Көзге культураларга, күпьеллыкларга минераль ашлама кертү 10 апрельдән "Нигез", "Таң", "Алга", "Эконом" хуҗалыкларында, "Актаныш" агрофирмасында башланды.
10 апрельдән "Таң", "Наратлы", "Алга", "Эконом", "Нигез" хуҗалыкларында, "Әнәк" агрофирмасында, "Чәчер" җәмгыятендә дым каплату башланды.
Бүгеннән бар хуҗалыклар да язгы кыр эшләренә кереште.