12-13 апрель көнне 2003 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына дүртенче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.
Әлеге турнирда республикабызның 28 районыннан 29 команда, 315 яшь көрәшче катнашты.
Актаныштан үз авырлыкларында турнирда җиңүче көрәш батырлары: Гадел Нургатин – өченче, Искәндәр Басыров, Вадим Дорофеев – икенче, Муса Әнвәров, Салават Хәбетдинов беренче урында. Гаделнең, Мусаның, Искәндәрнең тренеры И.Әнвәров, Вадимныкы – И.Насрыев, Салаватныкы – А.Садриев.
Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга Салават Фәтхетдинов исеменнэн Кубок, диплом,медаль һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук беренче урын яулаган спортсменнарга ветеран көрәшче, спорт остасы Шәйхетдинов А.Р. шәхси хуҗалыгында үстерелгән куяннар бүләк ителде.