Актаныш районы терлекчелек тармагында март аена нәтиҗә ясадылар

2019 елның 12 апреле, җомга

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре   белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның март ае  эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның ел башыннан һәм ай эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды.

Район  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Мирхәйдәров, бүлек җитәкчеләре район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекчелек торышы, агымдагы мәсьәләләр, ел башыннан һәм айлык эшчәнлек буенча анализ ясадылар.

Киңәшмә  азагында  район  башлыгы Энгель Фәттахов терлекчелек тармагындагы көн кадагындагы     бурычларны  билгеләде,      ай  йомгаклары  буенча  алдынгыларны  бүләкләде.

Терлекчелек  тармагының  март ае йомгаклары   буенча  күчмә  символик    «Ат» ка хуҗалыклар арасында - “Наратлы” хуҗалыгы, авыл   җирлекләре арасында Актанышбаш авыл җирлеге  лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International