“Ана капиталы” программасына төзәтмәләр кертү гаиләләргә торакны яхшыртуда нәтиҗәле ярдәм

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

29 марттан   “Ана капиталы” программасына үзгәрешләр гамәлгә керде, алар гаиләнең торак шартларын яхшыртуга тотыла торган  акчасына кагыла.

Үзгәрешләрнең берсе – “Ана капиталы” акчасына сатып алына торган торак бинаның торышына бәйле. Яңа нигезләмәләр буенча, торак күзәтчелеге органнарының өй яки фатирны яшәү өчен яраксыз дип бәяләве акчаны куллануны тыюга нигез булып тора.

Торак бинаның торышы турындагы мәгълүматны Пенсия фонды бүлекчәсе җирле үзидарә органнары, дәүләт торак күзәтчелеге һәм муниципаль торак күзәтчелегеннән соратып ала.  Алар бинаның яшәү өчен яраклымы-юкмы икәнлеге турында гына түгел, ә бәлки  өйне сүтеп яки реконструкцияләп буламы икәнлеге турында да мәгълүматлар бирәләр.

Мәгълүматлар  торак сатып алганда, кредитны яки займны түләгән  һәм  инде төзеп бетерелгән торакка чыгымнарны каплаган очракларда соратылып алына.

Төзәтмәләр нигезендә, Үзәк банк контролендә булмаган оешмаларны  заемнарын “Ана капиталы” белән   түләргә мөмкин булганнар исемлегеннән чыгару  капиталны файдалану нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тагын бер чара булып тора. Гадәттә, андый оешмалар  ипотека займнарын банк кредитлары белән чагыштырганда  югарырак процент ставкасы  белән бирәләр, бу гаиләнең торак сатып алуга чыгымнарын шактый арттыра һәм бурычны яки займ буенча процентларны вакытында түләмәү куркынычын  китереп чыгара.

Нәтиҗәдә гаилә   залогка салынган  бердәнбер торагын да югалтырга мөмкин.

“Ана капиталы”н файдалануга займнар бирүче  оешмалар исемлеге ДОМ.РФ (элегрәк  ипотека торак  кредиты буенча агентлык) торак өлкәсендә  бердәм үсеш институты һәм авыл хуҗалыгы кулланучы кредит кооперативлары тарафыннан тулыландырылды. Шул рәвешчә, “Ана капиталы” белән капланырга мөмкин булган оешмалар исемлеге билгеләнде. Аларга кимендә өч елдан артык эшләүче кредит оешмалары, кулланучы кредит кооперативлары һәм авыл хуҗалыгы кулланучы кредит кооперативлары, шулай ук ДОМ.РФ   торак өлкәсендә бердәм үсеш институты керә.

 

   Төзәтмәләр буенча, Пенсия фонды  бүлекчәсе сертификат хуҗасына акчаларның кулланылып бетүе турында хәбәрне 1 ай эчендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International