ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2019 ел
шимбә

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 3-8 м/с тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы +2..+4 ˚, түбәнлектә -1 ˚.   Көндез максималь һава температурасы +13..+15 ˚.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез.   Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 3-8 м/с тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы +4..-1 ˚, көнчыгыш районнарда -5 ˚.  Көндез максималь һава температурасы +10..+15 ˚.


19
апрель, 2019 ел
җомга

19 апрель көнне Түке авылы кызы - Халыкара спорт мастеры Фирая Солтанова-Жданова кубогына оештырылган эстафетада Актаныш районы мәктәпләреннән 247 укучы катнашты. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре буенча беренче урында  Яңа Әлем, икенчедә - Әтәс, өченчедә  Күҗәкә командалары. Урта мәктәпләрнең кечкенәләр төркемендә җиңүче 2нче санлы Актаныш мәктәбе, икенче урында кадет-интернат мәктәбе, өченчедә 1нче санлы Актаныш мәктәбе җиңел атлетчылары. Зурлар өлешендә беренче  урында - 1нче Актаныш, икенчедә - 2нче Актаныш мәктәбе, өченче  урын сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия командасына бирелде.

18 апрель көнне район мәдәният сараенда ТР  Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Актаныш халкы белән очрашуга килде. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Рөстәм хәзрәткә эчтәлекле чыгышы өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән рәхмәт белдерде. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән ай саен вәгазь кичәләре оештырыла башлады. Март аенда “Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбле бинасында Казан шәһәренең Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазь сөйләгән иде.

18 апрель көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре узды.  Анда Актаныш муниципаль районының Иске Богады, Татар Суксуы, Яңа Әлем гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.  Актаныш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.  Мөхәмәдиева балаларга ЗАГС органнары эше, электрон гариза бирү турында сөйләде, акт язулары саклана торган архивны күрсәтте.

 

“Бәхетле гаиләне ничек булдырырга?” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Психолог Ф. Шәйгарданова, имам-мөхтәсиб  Р. Мортазин, район үзәк хастаханәсенең гинекологы А.  Хөсәеновага  яшь егетләр һәм кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

  2019  нче елның  17  апрель  көнендә  Актаныш районы ЗАГС бүлеге бала тудыру йортында  2019  нчы елның 60 нчы  баласын теркәү тантанасы үткәрде. Бәхетле әти-әни  Ганиев  Алмаз  Айрат улы һәм Ганиева Регина Марсель кызы  улларына Рамазан  исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парны 3 нче балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм  гаиләдә балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.

18 апрель көнне Актаныш делегациясен Башкортстан чиген узып керүгә үк башкорт биюе, курай моңы, чәкчәк белән каршы алды илешлеләр. Башкортстан Республикасы Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин һәм Татарстан Республикасы Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның муниципальара хезмәттәшлекне ике республика югарылыгында рәсмиләштерүе иртә таңнан, ике милләтнең гореф-гадәтләрен, тарихын искә алып, ут күршеләр булып аралашып яшәүнең кадерен белеп, хөрмәт күрсәтүдән башланды.

Актаныш районы да, Илеш районы да халкының тормышын, яшәү дәрәҗәсен яхшыртуда бер-берсе белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп яши. Илешнең данлыклы игенчеләренең эш тәҗрибәсен актанышлылар өйрәнгән, уңышка ирешкән, илешлеләр дә Татарстанда алып барылган яңа, заманча технологияләрне Актаныш районы мисалында өйрәнә. Ике район да мәдәниятле, тарихлы халык. Язгы кыр эшләрен оешкан төстә башлап җибәрделәр, Башкортстандагы Татарстан көннәрендә дә күтәренке, көр кәеф белән катнаштылар. Уфаның тарихи истәлекле урыннарында – “Җиде кыз” фонтаны, Мифтахетдин Акмулла һәйкәлендә булганнаң соң, ике район вәкилләрен берләштергән делегация ике республика өчен дә мәгариф өлкәсендә яшь, перспективалы кадрлар әзерләүче М.Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университетында булып, андагы эшчәнлек белән танышты. Ректор вазифаларын башкаручы Салават Сәгыйтов, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Нәсыйпов, укытучылар, студентлар белән аралаштылар.

Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының эшлекле форумында тантаналы рәсми шартларда Илеш һәм Актаныш районнары арасында муниципальара хезмәттәшлеккә Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кул куйды.

Ике республиканың уртак проектлары, инвестицион мөмкинлекләр, багланышлар һәм элемтәләр булдыруны күз алдында тоткан форум кысаларында сөйләшүләр түгәрәк өстәлләрдә дәвам итте. Туризм эшчәнлеге, үсеше буенча Башкортстан Республикасы туриндустрия ассоциациясе җитәкчесе Камил Сираҗетдинов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов арасында килешүгә кул куелды. Мәгариф юнәлешендә Актаныш гимназиясе директоры Рузилә Гарипова Уфа шәһәренең 65 нче гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова һәм 84 нче гимназия директоры Равил Идрисов белән үзара хезмәттәшлеккә нигез булучы килешү төзеде.

Илеш һәм Актаныш районнары делегациясе, сәфәр кысаларында, Уфа шәһәренең 65 нче гимназиясендә булып, андагы эшчәнлек, гимназиянең бай тарихы, мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге белән дә танышты.

Ике республика арасындагы үзара хезмәттәшлек Илеш һәм Актаныш районнары арасында да матур нәтиҗәләрен бирер. Язгы кыр эшләре тәмамлангач билгеләнеп үтүче сабан туе быел Актанышта Сөн буе сабантуе һәм Ык буе сабантуе буларак, әлеге елгалар ярында урнашкан Башкортстан һәм Татарстан республикалары районнары халкы, иҗатчылары, сәнгатькәрләре, көрәшчеләре катнашында узачак.

Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрендә Актаныш районы үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде - фоторепортаж.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш гимназиясе Уфа шәһәренең 65 нче һәм 84 нче гимназияләре белән бүген 18 апрель көнне Башкортстанда Уфа шәһәрендә узган Башкортстан һәм Татарстан  Республикаларының эшлекле форумы кысаларында үзара хезмәттәшлеккә килешү төзеде.

Бүген Уфада Башкортстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында сәүдә икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни-социаль хезмәттәшлек турында рәсми Килешү төзелде. Килешүне ике республика җитәкчелеге - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзаладылар.

Форум кысаларында шулай ук Татарстанның Актаныш районы һәм Башкортостан Республикасының туриндустрия Ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешү Башкортстан Республикасы туриндустрия ассоциациясе җитәкчесе Камил Сираҗетдинов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов арасында төзелде.

Бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Татарстанның Актаныш районы белән Башкортстанның Илеш районы арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Килешүне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Илеш районы җитәкчесе Илдар Мостафин имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International