ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Актаныш халкы белән очрашты

2019 елның 19 апреле, җомга

18 апрель көнне район мәдәният сараенда ТР  Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Актаныш халкы белән очрашуга килде. Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Рөстәм хәзрәткә эчтәлекле чыгышы өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән рәхмәт белдерде. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән ай саен вәгазь кичәләре оештырыла башлады. Март аенда “Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбле бинасында Казан шәһәренең Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазь сөйләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International