“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе” дәресләре үткәрелде

2019 елның 19 апреле, җомга

18 апрель көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре узды.  Анда Актаныш муниципаль районының Иске Богады, Татар Суксуы, Яңа Әлем гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.  Актаныш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.  Мөхәмәдиева балаларга ЗАГС органнары эше, электрон гариза бирү турында сөйләде, акт язулары саклана торган архивны күрсәтте.

 

“Бәхетле гаиләне ничек булдырырга?” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Психолог Ф. Шәйгарданова, имам-мөхтәсиб  Р. Мортазин, район үзәк хастаханәсенең гинекологы А.  Хөсәеновага  яшь егетләр һәм кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International