Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрендә Актаныш районы үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде

2019 елның 19 апреле, җомга

18 апрель көнне Актаныш делегациясен Башкортстан чиген узып керүгә үк башкорт биюе, курай моңы, чәкчәк белән каршы алды илешлеләр. Башкортстан Республикасы Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин һәм Татарстан Республикасы Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның муниципальара хезмәттәшлекне ике республика югарылыгында рәсмиләштерүе иртә таңнан, ике милләтнең гореф-гадәтләрен, тарихын искә алып, ут күршеләр булып аралашып яшәүнең кадерен белеп, хөрмәт күрсәтүдән башланды.

Актаныш районы да, Илеш районы да халкының тормышын, яшәү дәрәҗәсен яхшыртуда бер-берсе белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп яши. Илешнең данлыклы игенчеләренең эш тәҗрибәсен актанышлылар өйрәнгән, уңышка ирешкән, илешлеләр дә Татарстанда алып барылган яңа, заманча технологияләрне Актаныш районы мисалында өйрәнә. Ике район да мәдәниятле, тарихлы халык. Язгы кыр эшләрен оешкан төстә башлап җибәрделәр, Башкортстандагы Татарстан көннәрендә дә күтәренке, көр кәеф белән катнаштылар. Уфаның тарихи истәлекле урыннарында – “Җиде кыз” фонтаны, Мифтахетдин Акмулла һәйкәлендә булганнаң соң, ике район вәкилләрен берләштергән делегация ике республика өчен дә мәгариф өлкәсендә яшь, перспективалы кадрлар әзерләүче М.Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университетында булып, андагы эшчәнлек белән танышты. Ректор вазифаларын башкаручы Салават Сәгыйтов, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Нәсыйпов, укытучылар, студентлар белән аралаштылар.

Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының эшлекле форумында тантаналы рәсми шартларда Илеш һәм Актаныш районнары арасында муниципальара хезмәттәшлеккә Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кул куйды.

Ике республиканың уртак проектлары, инвестицион мөмкинлекләр, багланышлар һәм элемтәләр булдыруны күз алдында тоткан форум кысаларында сөйләшүләр түгәрәк өстәлләрдә дәвам итте. Туризм эшчәнлеге, үсеше буенча Башкортстан Республикасы туриндустрия ассоциациясе җитәкчесе Камил Сираҗетдинов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов арасында килешүгә кул куелды. Мәгариф юнәлешендә Актаныш гимназиясе директоры Рузилә Гарипова Уфа шәһәренең 65 нче гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова һәм 84 нче гимназия директоры Равил Идрисов белән үзара хезмәттәшлеккә нигез булучы килешү төзеде.

Илеш һәм Актаныш районнары делегациясе, сәфәр кысаларында, Уфа шәһәренең 65 нче гимназиясендә булып, андагы эшчәнлек, гимназиянең бай тарихы, мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге белән дә танышты.

Ике республика арасындагы үзара хезмәттәшлек Илеш һәм Актаныш районнары арасында да матур нәтиҗәләрен бирер. Язгы кыр эшләре тәмамлангач билгеләнеп үтүче сабан туе быел Актанышта Сөн буе сабантуе һәм Ык буе сабантуе буларак, әлеге елгалар ярында урнашкан Башкортстан һәм Татарстан республикалары районнары халкы, иҗатчылары, сәнгатькәрләре, көрәшчеләре катнашында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International