“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә Актаныш районы ЗАГС бүлеге 2019 елның 60 нчы баласын теркәү тантанасы үткәрде

2019 елның 19 апреле, җомга

  2019  нче елның  17  апрель  көнендә  Актаныш районы ЗАГС бүлеге бала тудыру йортында  2019  нчы елның 60 нчы  баласын теркәү тантанасы үткәрде. Бәхетле әти-әни  Ганиев  Алмаз  Айрат улы һәм Ганиева Регина Марсель кызы  улларына Рамазан  исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парны 3 нче балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм  гаиләдә балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International