Актаныш районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше программасы кабул ителде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Актаныш муниципаль районы Советының III чакырылыш 37 утырышында “Актаныш муниципаль районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше” программасы кабул ителде.

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү - район халкына үз эшен, иҗатын, яраткан шөгылен һөнәри югарылыкта башкару өчен мөмкинлекләр, шартлар тудыру, дәүләт ярдәмнәреннән файдалану мөмкинлеген тәкьдим итү буенча Актанышның биш еллык стратегик эш планы депутатларга тәкъдим ителде сессиядә 15 апрель көнне.

Иң элек, җирлекләрдә ел башында узган авыл җыеннары вакытында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов авылларда үз үзе белән шөгыльләнүчеләрең эш һәм яшәү шартлары белән танышты. Тимерчеләр, балта осталары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал асраучылар, фермерлар белән сөйләшеп фикерләште. Аларның тәкьдим-сораулары, ихтыяҗлары өйрәнелеп, узган сессиядә катнашучы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка  да җиткерелде алар. Эшмәкәрләр, фермерлар да шәхсән мөрәҗәгать итте. Шул нигездә эшләнгән “Актаныш муниципаль районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше” программасын депутатларга район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева тәкъдим итте. “Наратлы” җәмгыяте җитәкчесе, үзе дә эшмәкәрлек өлкәсендә районга заманча бизнес төрләрен кертүче Алмаз Мосабиров, Тат.Ямалы авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев әлеге программа тормышка ашырылу барышында тәкъдим ителәчәк бизнес-проектлар, идеялар, шәхси эшчәнлекне комплекслы бизнеска әйләндерү өчен җирле халыкта, юлчыларда, туристларда булган ихтыяҗлар белән таныштырдылар.

Актаныш район Советы рәисе Энгель Фәттахов чыгышларны тыңлаганнан соң, үзенең фикерләрен дә депутатларга җиткерде https://www.instagram.com/tv/BwRgj-zosMB/?igshid=1a1zi3gdyx13j .

Утырышта “2018 елда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында Кеше һәм гражданлык хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” 2012-2018 елларда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Рәмилә Закирҗанова, “«Актаныш муниципаль районы Советы комитетлары турында»гы Актаныш муниципаль районының 2015 елның 23 октябре №02-02 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында”; “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары, коррупциягә каршы көрәш, федераль закон бозуларны бетерү, чара күрү турында” район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International