Бүген инде Актаныш икмәк комбинаты 100 төрдән артык продукция җитештерә, төп ассортимент кулланучылар сорау-ихтыяҗы нигезендә төзелә. Иң зур мактанычлары – продукциянең экологик яктан чиста, бернинди консервант кушылмаган булуы.
.jpg)
Запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлауны алып бару буенча эш сыйфатын камилләштерү һәм яхшырту максатларында, район авыл җирлекләрендә, предприятиеләрендә, оешмаларында һәм учреждениеләрендә бәйге игълан ителде. 2019 ел нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнары арасында җиңүчеләр билгеле булды.
.jpg)
Районның мобилизацион әзерлеген тәэмин итүдә, тырыш хезмәте һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткәне өчен, район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Мөхәммәтдинов Дилүс Зөлфәт улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов шимбә киңәшмәсендә тапшырды.
Казанда "Агыйдел" ансамбле концерты – фоторепортаж
https://tatar-inform.tatar/photo_galleries/07-02-2020/agyydel-ansamble-kontserty-5721443
Видеорепортаж- https://youtu.be/nA4PGa5VKTc
Аеш – районда иң кечкенә җирлекләрнең берсе булып санала. Биредә 401 кеше гомер кичерә. Бәхетле гомер кичерә, дип өстәргә дә кирәктер, чөнки җирлек төзек, юллары асфальт, менә дигән җәмәгать үзәге, мәчете, башлангыч мәктәбе бар. Иң мөһиме – нигезе нык хуҗалыгы бар җирлекнең.
.jpg)
Шунысы куанычлы, җирлектә берәү күрсәткән үрнәкне күтәреп алырга омтылучылар, шул рәвешле үзләре дә терлекчелеккә ныклап тотынырга теләүчеләр ел саен барлыкка килеп тора.
.jpg)
Быелгы массакүләм чаңгы ярышы “Спорт- тормыш нигезе” девизы астында узды. Кояшлы һәм җилсез булгангамы, гадәттәгедән күпкә салкын көндә дә чаңгычылар зарланмады. “Бүләк” чаңгы трассасында 13 тапкыр старт бирелде, алты яшь аралыгында ир-егетләр һәм хатын-кызлар берәр әйләнә ясап финишка килде. Шулай ук VIP- ярыш булды.
.png)
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 9 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -18..-21, аязган вакытта -24.
Көндез максималь һава температурасы -12..114.
Юлларда бозлавык.