ЯШӘЕШ: Дәүләт ярдәм итә  - аешлылар мал үрчетә (+ ФОТОЛАР)

2020 елның 9 феврале, якшәмбе

Райондагы шактый җирлекләр кебек үк,  Аеш соңгы елларда эре мал тергезүгә ныклап тотынган – халык шәхси-ярдәмче хуҗалыкларыннан ярыйсы ук яхшы табыш ала бүген. Нигездә, аешлылар сөтчелек юнәлешен үз итә, дәүләт ярдәмен дә шушы максаттан күпләп файдалана алар.

7 февраль көнне Аеш халкының көн-күреше белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров якыннан танышты.

2019 елда гына да Аешта ике мини-ферма барлыкка килгән, 6 гаилә тана алу программасында катнашып, җирлектә 7 тана малын арттыруга ирешкәннәр.

Дүрт-биш ел элек үк дәүләт программаларына уңышлы кушылган гаиләләр бар биредә. Заманасы өчен хәтәр зур яңалык иде әле мондый субсидияләр, шулай да аешлылар куркып тормаган – терлексез көн күрүне кабул итмәгән авыл кешесе өчен үзенә күрә бер этәргеч булган дәүләт ярдәме. Андыйлар инде хәзер ихата тутырып мал асрый, сөте-каймагы, ите-мае үзенеке булгач, мал тотуны авырсынмый тырыш халык.

Шундый эшсөярләрнең берсе – Илхас Әхмәтдинов. 2016 елда, сыер малын арттыру максатыннан,  200 мең сум субсидия алган ул республикадан. Бүгенге көндә савым сыерларының баш саны 13кә җиткән. Быел Балтачтан тана да алып җибәргәннәр – район һәм республика ярдәме сизелми калмаган – гаилә бүген шуңа сөенә. Әхмәтдиновларның уллары Илнар аграр тармакны үз иткән. Казанда инженерлыкка укый ул.

Шунысы игътибарга лаек, киләчәген егет Аеш җирлегендә күрә, укуы да максатчан программа белән аның, ягъни диплом алгач, хезмәт юлын “Нигез” хуҗалыгында югары белемле белгеч буларак башлаячак ул.

Әлфинә һәм Илсур Халиковлар мини-фермаларын 2019 елда гына сафка бастырган. Алга таба сыер малының баш санын бишкә тутырып, терлекчелек юнәлешен дәвам итәчәк алар. Узган ел бу нисбәттән тагын бер тана малы алганнар. Ихаталарында атлары да, куяннары да бар – тулы каны тормыш белән көн күрә алар. Терлек азыгы проблемасы гына борчый гаилә башлыгын.

- Терлекләргә сенаж булса, тагын да яхшы булыр иде, - дигән фикере белән уртаклашты гаилә башлыгы.

Энҗе һәм Гавис Гобәевлар исә узган ел дәүләт ярдәмен 400 мең сум күләмендә алган. Маллар өчен таш сарай да җиткереп куйган уңган гаилә. Бүген аларның төп проблемасы савым аппаратына барып тоташа.

- Икебез дә хуҗалык амбарында эшлибез. Җәйге чорда көн-төн хезмәттә без. Вакыт бик кадерле һәм ул җитми. Шуңа күрә район өстәмә аппарат белән ярдәм итсә, яхшы булыр иде, - дигән гозерен җиткерде Энҗе ханым.

Тынгысыз Гобәевларның олы йөрәкле булулары да сокландыра. Ике газиз балаларыннан тыш, өч опекага алынган нарасыйларга да җиткән аларның күңел җылысы. Шулар өчен тырышып көн күрә алар, хуҗалыкларында мал үрчетү дә шушы нияттән тормышка ашырылган.

Гөлшат Гаязова һәм Зиннур Әхәтовлар да 2019 елда дәүләт программасы алырга документ тапшырган булган. Бераз гына җитешми калганнар, кызганычка каршы. Узган елгы лимит беткән.

Хәзер алар 2020 елга өмет баглый – эшлим дип торган кешегә аяк чалу яклы түгел район җитәкчелеге, шуңа күрә дә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров бу мәсьәләне шәхси контроленә алды.

Җирлек башлыгы Айгөл Фазлыкаева гаиләсе Аешта беренчеләрдән булып 2015 елдамини-ферма торгызган булган. Бүген инде алар терлекчелек юнәлешендә шактый уңышларга ирешкән. Тәҗрибәләре дә җитәрлек, мал асрарга теләкләре дә зур. Җәүдәт әфәнде Балтачтан алып кайткан таналарның күпләп сөт бирергә сәләтле икәнен ишетеп кенә белми. Алга таба шушы нәселне арттырырга ниятли ул.

- Сыер тәүлеккә 20-22 литр сөт бирмәсә, аның файдасы юк,- дигән фикердә хуҗа.

Шунысы куанычлы, җирлектә берәү күрсәткән үрнәкне күтәреп алырга омтылучылар, шул рәвешле үзләре дә терлекчелеккә ныклап тотынырга теләүчеләр ел саен барлыкка килеп тора. Венера Минһаҗетдинова – әнә шундыйлардан.

2020 елда дәүләттән 200 мең сумлык ярдәм алырга өметләнә ул. “Нигез” хуҗалыгында савымчы булып эшләгән ханымга бу тармак аеруча якын. Бүген ихатасында берничә баш савым сыеры бар аның, исәбе – бишкә җиткерү. Әлегә сыерларны кул көче белән сава ул.

- Аппарат булса, эшем күпкә җиңеләер иде, - диде Венера ханым.

Аеш җирлеге – лейкоз авыруыннан арынып килүче җирлек булу белән игътибарга лаек. Шәхси секторларда лейкоздан зарланмыйлар. Мондый күрсәткеч исә киләчәктә терлек мал-баш санын арттыруга стимул булып тора. Әмма халык көтүлек җирләренең аз булуын билгеләп үтте. Авыл халкы көтүне капка башыннан көтә, чират белән. Район җитәкчелеге тарафыннан аларга электр-көтүче алырга тәкъдим ителде - ышанычлы да, вакытны да янга калдыра заманча җайланма.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International