Актанышлылар “Россия чаңгы юлы-2020” бәйгесенә теләп кушылды

2020 елның 9 феврале, якшәмбе

Быелгы массакүләм чаңгы ярышы “Спорт- тормыш нигезе” девизы астында узды. Кояшлы һәм җилсез булгангамы, гадәттәгедән күпкә салкын көндә дә чаңгычылар зарланмады.

“Бүләк” чаңгы трассасында 13 тапкыр старт бирелде, алты яшь аралыгында ир-егетләр һәм хатын-кызлар берәр әйләнә ясап финишка килде.

Шулай ук VIP- ярыш булды.

Җитәкче ир-егетләр арасында беренче урында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, икенче урында балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин, өченчедә Иске Сәфәр мәктәбе директоры Айгиз Мәгъдәнов.

Җиңүчеләргә район хакимияте һәм “БлагоДарение” хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән Мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе иң өлкән чаңгычылар- 72 яшьлек Хәләф Әхтәмов һәм 57 яшьлек Дилә Идрисованы махсус бүләкләр белән искә алды.

Бүгенге җиңүчеләр арасында сезнең танышлар да бардыр, аларның исемнәрен укып, горурланыгыз әле!

5-7 сыйныфта укучы кызлар арасында:

I урын- Хәсәнова Ләйсән, Актанышның икенче мәктәбе

II урын- Сәләхова Алия, Актанышның беренче мәктәбе

III урын- Әхтәмова Юлия, Актанышның беренче мәктәбе

5-7 сыйныфта укучы егетләр арасында:

I урын- Фәхриев Салават, Иске Сәфәр мәктәбе

II урын- Могътазиров Искәндәр, Актанышның беренче мәктәбе

III урын- Әхмәтов Илмир, Теләкәй мәктәбе

8-9  сыйныфта укучы кызлар арасында:

I урын- Басыйрова Резеда, Актанышның беренче мәктәбе

II урын- Латыйпова Лиана, Актанышның икенче мәктәбе

III урын- Хөсәенова Адилә, Актанышның беренче мәктәбе

8-9 сыйныфта укучы егетләр арасында:

I урын- Шакиров Илшат, Актанышның икенче мәктәбе

II урын- Әхмәтов Раушан, Теләкәй мәктәбе

III урын- Рәшитов Заһир, Актанышның икенче мәктәбе

10-11 сыйныфта укучы кызлар арасында:

I урын- Мөхәммәтдинова Рената, Актанышның беренче мәктәбе

II урын- Хәмәдуллина Гөлия, Актанышның икенче мәктәбе

III урын- юк

10-11 сыйныфта укучы егетләр арасында:

I урын- Хәсәнов Илнур, Актанышның икенче мәктәбе

II урын- Салихов Солтан, Актанышның беренче мәктәбе

III урын- Шәехов Алмаз, Актанышның икенче мәктәбе

18-40 яшьлек хатын-кызлар арасында:

I урын- Муллаянова Ирина, спорт мәктәбе

II урын- Мингалимова Чулпан, Актанышның икенче мәктәбе

III урын- Мансурова Альбина, редакция

18-40 яшьлек ир-егетләр арасында:

I урын- Могътазиров Камил, Актаныш

II урын- Бакиров Рузил, Актанышның икенче мәктәбе

III урын- Нуриәхмәтов Ригинат, редакция

41-55 яшьлек хатын-кызлар арасында:

I урын- Вәлиева Алсу, технологик техникум

II урын- Авзалова Ләлә, үзәк хастаханә

III урын- Кашапова Алинә, “Алтынчәч” балалар бакчасы

41-55 яшьлек ир-егетләр арасында:

I урын- Мөхәммәтов Ирек, Актанышның беренче мәктәбе

II урын- Салихов Марсель, Сарман

III урын- Яппаров Рим, Актаныш

55 яшьтән өлкән хатын-кызлар арасында:

I урын- Рифа Ибраһимова, үзәк хастаханә

II урын- Идрисова Дилә, “Каенкай” балалар бакчасы

55 яшьтән өлкән ир-егетләр арасында:

I урын- Иманаев Илфат, Актаныш

II урын- Мансуров Галимҗан, Кәзкәй

III урын Әхтәмов Хәләф, Актаныш

Җитәкче (VIP) ир-егетләр арасында:

I урын- Энгель Фәттахов, Актаныш муниципаль районы башлыгы

II урын- Хуҗин Илнур, балалар иҗат үзәге

III урын – Мәгъдәнов Айгиз, Иске Сәфәр мәктәбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International