ХИСАП ҖЫЕЛЫШЫННАН: Кай тарафка юл алыш, Аеш?

2020 елның 9 феврале, якшәмбе

7 февраль көнне Аеш авыл җирлегендә хисап җыелышы гамәлләштерелеп, халык 2019 елга нәҗитә ясады.

Аеш – районда иң кечкенә җирлекләрнең берсе булып санала. Биредә 401 кеше гомер кичерә. Бәхетле гомер кичерә, дип өстәргә дә кирәктер, чөнки җирлек төзек, юллары асфальт, менә дигән җәмәгать үзәге, мәчете, башлангыч мәктәбе бар. Иң мөһиме – нигезе нык хуҗалыгы бар җирлекнең.

 Бик күп проблемаларны хәл итүгә матди ярдәм күрсәтә “Нигез”, халыкны да эшле итеп тотырга әзер. Тик менә халык кына хуҗалыкта эшләргә атлыгып тормый кебек. Юкса, “Нигез” эшләгән кешене түләү ягыннан үпкәләтми, уртача 40 -50 мең күләмендә хезмәт хакы алучылар да бар биредә.

- Безнең хуҗалыкта эшләми акча алучы юк. Эшләргә кирәк, - диде хисап җыелышында чыгыш ясаган “Нигез” җәмгыяте җитәкчесе Дамир Җәлилов. Ул  кайберәүләрнең хезмәт хакын атагач, колакларыма ышанмый тордым: авылда бу кадәр хезмәт хакы түлиләр икән, җырлый-җырлый яшәргә кирәк бит, аешлылар. Тик соңгы елларда хуҗалыкта эшләүчеләр арасында Аешның үзеннән килүчеләр сирәгәя икән.

Дамир Әмин улы авылның әкренләп картаюын да билгеләп үтте. Җитәкче яшәү өчен бөтен шартлары булган авылда яшьләрнең калмавына үртәлә.

- Шәһәрләргә чыгарып җибәрәсез балаларыгызны, алар анда 25әр ел ипотека түләп, дүрт стена арасында гомер кичерә. Авылга чакырыгыз сез аларны, монда бит аш та, эш тә бар. “Нигез” хуҗалыгының да әле тагын чирек гасыр бер проблемасыз яшәү мөмкинлеге күренеп тора – авыл бетсә,нишләрбез? Кеше үз авылын яшәтү өчен тырышырга тиеш. Авылны бетермик – минем әйтәсе килгән сүзем шушы, - диде ул, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Авылның демографик вәзгыятен бәян иткән җирлек башлыгы Айгөл Илгиз кызын да бик борчый бу мәсьәлә. 2019 елда җирлектә 3 бәби туган, әмма биш өлкән яшьтәге аешлы вафат булган. Ике гаилә теркәлгән, тик алар монда яшәп калуны кирәксенмәгән – шәһәргә китеп барганнар. Авылда 3 йорт төзелеп ята – сөенәсе дә бит, юк, булмый,чөнки буш торган йортлар саны өчәү генә түгел.

29 бала бүгенге көндә Актанышта белем ала, аларны махсус автобус йөртә. Әле ярый башлангыч мәктәп, бакча үзендә авылның, аларда 25ләп бала йөри. Алай ук начар күрсәткеч түгел бу 117 хуҗалыклы авылга. Әмма шулай да демографияне яхшыртырга кирәк – монысы бәхәссез.

Җыелышта төп доклад белән чыгыш ясаган Айгөл Фазлыкаева халыктан җыелган үзара салым акчаларының тотылышына да тулы анализ ясады, залда утыручылар алдында максатчан җыемның тиененә кадәр хисап тотты. Ел эчендә халыкның үзеннән тупланып, дәүләт тарафыннан арттырылып кайткан акчаларга балалар мәйданчыгы ясалган, юллар, зиратлар каралган, су скважиналары буенча хәрәкәт башланган, иң караңгы урам почмаклары да яктылыкка тиенгән – бу нисбәттән 56 лампочка эленгән.

Җирлектәге иң зур проблемаларның берсе – эчкечелек. Ул инде, ни кызганыч, пышылдап сөйләүдән узган – Аеш авыл җирлеге район комиссиясенең аерым контролендә тора. Монысы инде, хөрмәтле аешлылар, сезне бизи торган күрсәткеч түгел. Җомга саен азан яңгыраган авылда яшисез бит сез, иманга килер вакыт түгелме?

Аеш халкының күпләп мал тотуыын исә башка җирлекләргә дә үрнәк мисал итеп куярлык. Ел эчендә бу юнәлештә 950 мең сум дәүләт субсидиясе үзләштергән алар. Шушы сумманың 105 меңе – тана алучыларга район ярдәме, 210 меңе – республиканыкы. Бирелгән 600 мең сум мини-фермалар өчен, 35 мең сум – кошчылык беләш шөгыльләнүчеләргә ярдәм. Җирлектә 361 баш МЭТ исәпләнә, 131 савым сыеры бар. Вак малны да бетерү яклы түгел халык – 2020 елга 770 сарык белән кергән ул.

Җыелыш барышында җирлек буенча зурлап күтәрелгән зар-моңнар да әллә ни күп булмады. Шулай да халыкны суның сыйфаты урынлы борчый – тиздән җирлектәге су өчен махсус оешма җавап бирә башлаячак, проблема уңай чишелеш тапмый калмас.

Моңа кадәр исә җирлекнең су белән тәэмин ителешен тулысынча “Нигез” хуҗалыгы үз иңсәсендә күтәреп килгән: насос янып чыкса да, су бетсә дә, болар халыкның башын авырттырмаган. Хәзер ничек булыр – анысын вакыт күрсәтер. Иң мөһиме, шул вакытларны сагынып сөйләргә калмасын, “Нигез”нең игелеген күп күргәнсез – монысы бәхәссез.

Җирлек халкын шулай ук кәрәзле телефонга авылдан гына акча салып булмавы борчый – бу гозерне район җитәкчелеге теркәп куйды, ул, һичшиксез, чишелеш табар.

Үзара салым акчасының файдасын күргән халык бу елда да билгеләнгән сумманы вакытында җыеп бетерергә кирәк дигән фикер дә ирештерде – сөенеп куйдым, халык битараф түгел җирлекнең төзеклегенә. Читкә чыгып киткән балаларыгызның күңелләренә ватанпәрварлык хисләрен дә сала алсагыз, бөтенләй үк өметсез түгел әле Аешның киләчәге. Киләчәк барыбер яшь буын кулында – алар билгеләячәк Аешның кай тарафка барышын...

Автор өстәмәсе: инде җыелыш тәмамланып, фойега чыккач, колакка берничә кешенең тәнкыйть сүзләре чалынды, нәрсәдәндер канәгать түгел иде алар. Тагын бер тапкыр инандым: бездә халык һаман әйтәсе сүзен арттан сөйләп йөрү яклы. Андыйларның җыелышларга нинди максаттан килүе генә аңлашылмый.  Бер танышып әйтмешли, әллә чынлап кәмит караргамы?  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International