ТАНТАНАЛЫ МИЗГЕЛ: Актанышта 2020 елның беренче никахы теркәлде (+ФОТОЛАР)

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

8 февраль көнне  Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 2020 елның беренче пары тантаналы шартларда язылышты.

Резеда Сабирова белән Инсаф Минһаҗев гомергә бергә булырга вәгъдәләр биреп, балдаклар алыштылар - районда өр-яңа гаилә теркәлде. Күркәм юбилейлар елы булгач,иң беренче язылышканнарга республика бүләкләре дә бар.



– ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республика җитәкчелеге бик күп чаралар планлаштырды. Шуларның берсе – беренче язылышкан парлар өчен истәлек билгеләре, – диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы. Ул Минһаҗевларга Татарстан бүләген һәм чәчәк бәйләме тапшырды.



Тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделхәев та яшь гаиләгә тәбрик сүзләрен ирештерде.


– Сезне чын күңелдән тормышыгыздагы иң истәлекле вакыйга белән котлыйм, бәхетле гомер телим, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International