Район архив бүлегенә көн саен 10-12 кеше үткәнен ”эзләп” керә. Нигездә 1952-1997 нче елларны “казыйлар” - кемгәдер эш хакы хакында белешмә кирәк, икенчеләр пенсиягә чыкканда стажын белешә яисә язуларының нөсхәләрен сорыйлар. Туган як тарихын өйрәнүчеләргә да архив хезмәткәрләре яхшы таныш: үткәннәргә күз салганда документлар – акка кара белән төшерелгән тарих.
.png)
6 март көнне Актаныш технология техникумы студентлары “Бүләк” үзәгендә үзләренең табын артында хезмәт күрсәтү өчен булдырылган өр-яңа милли киемнәрен тәкъдим итеп, бәйрәм уңаеннан залга җыелучыларны таң калдырдылар.
.jpg)
АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсы 5-10 сыйныф укучылары арасында 4 этапта үткәрелә:
- читтән торып уздырыла торган төбәк этабы, анда Россиянең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша ала (2020 елның 1 – 19 апрелендә);
- катнашучылар килеп (очно) уздырыла торган төбәк этабы, анда читтән торып уздырылган төбәк этабында җиңүчеләр катнаша, ул Россиядә аграр университетлар базасында уза (2020 елның 12 – 24 маенда);
- финал этабы конкурсның барлык номинацияләре буенча узачак
(2020 елның сентябрендә);
- финал этабында җиңүчеләр «Алтын көз - 2020» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлегенә ия булалар (2020 елның октябрендә).
Шунысы игътибарга лаек, кардәшлек җепләрен ныгытуда, филология фәннәре кандидатлары, төрле дәрәҗәдәге лауреат ияләре, шагыйрьләр, язучылар белән беррәттән, үзебезнең райондашыбыз да үз хезмәтен куйган.
.jpg)
Такталачык авыл җирлеге 2019 елдан Җиңү язын сугыш ветераныннан башка гына каршы ала. Хәер, нинди зур җирлектә тыл ветераннары да елдан-ел кимеп бара. Бүгенге көндә өч авылны берләштергән Такталачыкта 10 тыл ветераны исәпләнә. Аларның да берничәсе, сәламәтлеккә туенмау сәбәпле, туган авылларыннан читтә гомер кичерә.
.jpg)
Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн 655 мең җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шуларның 47 меңнән артыгы 2019 елда башкарылган.
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 29.08.2019 елдагы 01-7796 номерлы карарын үтәү йөзеннән, узләрендә җитештерелә торган товарларда, “ТАССРның 100 еллыгы” мәгълүмат билгесен кулланучы оешма җитәкчеләренә, җитештерелә торган товарларда тамгадан файдалану турында Сертификат тапшырылды. Алар - “Актаныш икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте, җитәкчесе - Гиздатуллина Айгөл Фәрит кызы; Крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Фәрдиева Хаҗәр Гали кызы.
.jpg)
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 11.02.2020 ел, №82 боерыгы нигезендә һәм юридик затларның, шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын күтәрү максатларында 2020 нче елның 19 мартында 12.00 - 16.00 сәгатьләрдә эшмәкәрләр өчен Бөтенроссия Бердәм «Ачык ишекләр» көне узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш филиалында (КФҮ) үткәрелә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең Актаныш филиалы адресы: Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61 А.
Халыкара хатын-кызлар көнендә әлеге бүләккә өч райондашыбыз лаек булды.
.jpg)
Дәүләт Думасы Россия гражданлыгын алуны гадиләштерүгә һәм ватандашларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике закон проектын өченче, ахыргы укылышта кабул итте.