Актаныш сәләтләрен үзебезнең район сәхнәсендә өч көн рәттән күреп бер соклансак, 200дән артык сәнгатьсөярнең республика “Йолдызлык” фестивалендә катнашачагын белеп, икенче шаккаттык. Нәкъ шушы сандагы кечкенә артистларыбыз «Созвездие-Йолдызлык-2020» эстрада фестиваленең зона турында чыгыш ясап, Актаныш данын яклады. Быел зона туры 6-7 март көннәрендә Мөслим авылында узды. Актаныш, Мөслим, Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә районнарының җыр-бию, нәфис сүз осталары үзара көч сынашты. Безнекеләр сынатмады, нәтиҗәләр белән танышыйк.
.jpg)
11 март көнне Лениногорс шәһәрендә республикакүләм семинар үтте. Семинар кысаларында “Үсеш ноктасы” милли проектына кергән мәктәпләр арасында тәүге шахмат чемпионаты оештырылып, ул үз җиңүчеләрен атады.
.jpg)
Рәсми чыганаклар боз кичүенең ябылуын хәбәр итә. Димәк, боз юлы техника өчен тулысынча ябык. Җәяүлеләр исә боз юлыннан әле күпмедер хәрәкәт итә алачак.
.jpg)
Әлеге мәртәбәле исем райондашыбызга халык депутатларының XXI чакырылыш Актаныш район Советы президиумының 29 март 1991 ел карары нигезендә бирелә. Актанышыбызның тере легендасы ул!
.jpg)
Районыбызның үсешенә үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика, ил күләмендә уңышларга ирешкән шәхесләргә 1991 елдан башлап “Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданы”дигән исем бирелә башлады.
.jpg)
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 12 мартта төнлә һәм көндез урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә (Казанда 15 метрга кадәр).
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым- төшемсез, көндез яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан 8-13, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә 0..+ 3, максималь һава температурасы көндез +4..+ 7.
Яңалык торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр белән гражданнарның үзара бәйләнештә торуы өчен кертелә һәм барлык түләүләрне бер түләү белән түләргә мөмкинлек бирә.
«Татэнергосбыт» АҖ ТКХ өчен түләүгә бердәм түләү документына электр белән тәэмин итү хезмәтен кертү буенча эшләрне тәмамлый. Нәтиҗәдә, 2020 елның мартыннан республика халкына электр белән тәэмин итү хезмәте буенча «Татэнергосбыт» АҖнән аерым счетлар җибәрелмәячәк.
Бүген хакимият бинасында үткән сишәмбе брифингы авыл хуҗалыгы кооперациясенә һәм фермерларга тәкъдим ителгән дәүләт ярдәмләре һәм “Агростартап” программасына кертелгән яңалыкларга багышланган иде.
.jpg)
Икәү алар, берсенә 20, икенчесенә 23 яшь. 23 яшьлеге өйләнгән, балалыгы чыгып бетмәгән хатыны ике-өч айлык сабые белән иренә мораль теләктәшлек күрсәтергә судка килгән. Әмма гөнаһсыз сабый белән генә гаепне юып булыр микән?

Бүген Актаныш районы суды тарихында зур вакыйга: 15 ел судья булып эшләгән Роза Шәйхәйдәровага 90 яшь. Истәлекләр яңара, елларны артка чигереп, вакыйгалар җанлана торган туган көн булды бу.
- Аллага шөкер, күңелем тыныч! Нахакка беркемне дә рәнҗетмәдем!- дип хатирәләрен уртаклаша лаеклы ялдагы судья ханым.