ИГЪТИБАР! Боз кичүе ябылды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Актаныш районындагы ике республиканы тоташтырган боз юлы узган елның 22 декабрендә ачылган иде.

Рәсми чыганаклар боз кичүенең бүгеннән ябылуын хәбәр итә. Димәк, боз юлы техника өчен тулысынча ябык. Җәяүлеләр исә боз юлыннан әле күпмедер хәрәкәт итә алачак.

Аңлашылганча, боз кичүе аерым күрсәтмә бирелгәнчегә кадәр халыкка хезмәт күрсәтмәячәк.

Сүз уңаеннан, узган ел язгы ташу апрельнең беренче декадасына туры килеп, 12нче числодан паром кичүе эшли башлады. Быелгы яз нәрсә күрсәтер - анысын бергәләп күзәтик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International