11 март көнне Лениногорс шәһәрендә республикакүләм семинар үтте. Семинар кысаларында “Үсеш ноктасы” милли проектына кергән мәктәпләр арасында тәүге шахмат чемпионаты оештырылып, ул үз җиңүчеләрен атады.
37 районнан килгән шахматчылар белән Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Зәйнәп Рахманова да көч сынашты. Нәтиҗәдә, шахматсөяр райондашыбыз “Үсеш ноктасы” милли проектының тәүге шахмат чемпионатында абсолют җиңү яулап, Республика күләмендә чемпион дип танылды. Зәйнәпне тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!