Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге 15 март көнне Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан «Рациональ кулланучы» («The Sustainable Consumer») девизы астында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 2020 нче елның 10 нчы мартыннан 20 нче мартына кадәр «Кайнар элемтә» уздырылуы турында хәбәр итә.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, (88552) 46-41-52, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.
Актаныш районында "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.
.jpg)
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен гүзәл затлар Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
.jpg)
Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда район башкарма комитеты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе, пенсия фонды, дәүләт статистикасы һәм халыкны социаль яклау территориаль бүлеге вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Актаныш муниципаль районы Югары Яхшый авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Мирзаева Дилия Әбелсугут кызы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең мактау кагәзе белән буләкләнде.
.jpg)
Татарстан Республикасында сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Актаныш муниципаль районы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гыйлаева Миләүшә Зөфәр кызы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең мактау кагәзе белән буләкләнде.
.jpg)
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы”Ассоциациясе Президиум беркетмәсе нигезендә, Актаныш муниципаль районы Кәзкәй авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Әхмәтнәбиева Зилә Рәкыйп кызы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы”Ассоциациясенең мактау кагәзе белән буләкләнде.
.jpg)
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Актаныш муниципаль районы Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлек башлыгы Тимерова Ләйсән Мәхмүт кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән буләкләнде.
.jpg)
10 мартка һава торышы.