Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда район башкарма комитеты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе, пенсия фонды, дәүләт статистикасы һәм халыкны социаль яклау территориаль бүлеге вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә федераль законнарда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк булган предприятиеләр (оешмалар), шәхси эшмәкәрләрне тыңлау, предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсе торды. Утырыш барышында предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттырырга һәм алар белән өстәмә килешүләр төзергә тәкъдим ителде. 2020 елның I кварталы өчен хисап нәтиҗәләре буенча әлеге рекомендацияләрнең үтәлеше турында анализ үткәреләчәк. Шулай ук комиссия утырышында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклау һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе дә күтәрелде.