ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Мәсәде җирлегенә караган Бурсык авылыннан  Бөек Ватан сугышына 172 ир-егет керә. Кызганычка каршы, аларның 104-е яу кырында ятып кала. Яугирләрнең исемен авыл халкы һәйкәл ташларында мәңгеләштерә. Дистә еллар дәвамында авыл уртасындагы һәйкәл, сугышны кичкән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары белән бергә, Җиңү язын каршылап килде. Тора-бара сугыш ветераннары сафы да сирәгәйде, авыл халкының күз яшьләре белән сугарылган һәйкәл дә биреште...

 Актаныш районы аграрийлары быел язгы чәчүгә ике атна иртәрәк  керде. Мондый иртә яз районның игенчелек тарихында 1975 елда теркәлгән булган. Ул елны актанышлылар язгы чәчүне 1 майга төгәлләгән.Быел исә, һава шартлары уңай торса,  хуҗалыклар язгы кыр эшләрен 5 майларга тәмамлауны максат итеп куя.

Актаныш районында ГТО нормаларын тапшыру ел дәвамында алып барыла. Агымдагы санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, нормативларны үтәү ГТО үзәкләрендә вакытлыча туктатылды. Әмма үзизоляция чорында да һәркем өй шартларында ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнә ала. Моның өчен интернет чыганак һәм теләк кенә кирәк.

30.12.2002 елда гамәлгә кергән 195-ФЗ санлы РФ административ хокук бозулар Кодексына 2020 елның 1 апрелендә “Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү” буенча яңа үзгәрешләр керде, әлеге маддә 12 апрельдән законлы көчкә ия.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Яңа Кормаш авылында яшәүче Мөнәвир абый Миркасыймов, бүген, 14 апрель көнне 90 яшь чиген узучы райондашларыбыз сафын тулыландырды.

Такталачык авылы уртасындагы һәйкәлнең тагын бер үзенчәлекле ягы – ул өч авылны берләштергән җирлектә бердән-бер.

Актаныш авылында өлкән яшьтәгеләрнең җәмәгать урыннарында үзизоляция шартларын үтәмәүләре гражданнарда урынлы борчу тудыра. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, үзебез яши торган җирлектә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан, район халкын сакланырга чакырып, мөрәҗәгать белән чыкты.

ТР Яшьләр министрлыгы инициативасы белән булдырылган волонтерлар командасы Актаныш районында үз эшчәнлеген  1 апрельдән җәелдерде. Алар ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкәннәрне, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны барлап, һәртөрле ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Волонтерлар сафында йөзгә якын райондашыбыз исәпләнә.

14 апрель – сишәмбе, төштән соң,  Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов  халыкны кабул итте. Энгель Нәвап улының алдан язылу буенча кабул итүе үзизоляция шартларында  видеорежимда үткәрелде.

Район башлыгына гозер белән керергә теләүчеләр алдан ук кабул итүгә язылды. Аларга изоляция режимы белән бәйле рәвештә электрон кабул итү тәртибе аңлатылды.

Такталачык җирлегендә Түмерҗә авылында яшәүче Фәнис Шәмсиев Такталачык-Түмерҗә юлын төзекләндерүне,  Күҗәкәдән  фермер Роберт Хәйбиев атларны йөртү өчен көтүлеккә җир кишәрлеге бирүне,  Түке җирлеге, Чәчер авылыннан  Мулланур Фәрхетдинов хуҗасыз ихаталарны, олы юлда су аксын өчен салынган торбаларны чистартуда ярдәм сорап, район башлыгына мөрәҗәгать итте.

Такталачык, Күҗәкә, Түке авыл җирлеге башлыклары авыл җирлекләрендә эшләп килүче видеокүпер аша район башлыгына мөрәҗәгать итүчеләргә онлайн-эфирга чыгарга ярдәм иттеләр. 

Урамнарда полиция хезмәткәрләре күбрәк, автоинспекторлар барлык техникаларны да рәттән тикшерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International