ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2020 ел
җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе читтән торып керү режимында гражданнарын кабул итү турында мәгълүмат бирә.

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган чорда Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы этил спиртының, алкологоль продукциясенең сыйфатына һәм җитештерүгә контрольне тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча читтән тору режимында элемтә чараларын кулланып (телефон. видеоконференц-элемтә

 – Zoom (https://zoom.us).аша гражданнарны кабул итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе һәм Чаллы территориаль органы начальнигы гражданнарны коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаган чорда, элемтә чараларын кулланып (телефон аша, видеоконференцэлемтә – Zoom платформасы аша) читтән торып кабул итәчәк .https://zoom.us.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Күзләрне иркәләп, муллык вәгъдә итүче басуларны “Чәчер” хуҗалыгында күрдек без.  Сокланудан әйтелгән мактау сүзләрен җитәкче Радик Солтанов тизрәк төзәтергә ашыга: ”Сөбханалла, дип әйтегез”,- ди ул уҗым басуларына күз тиюдән куркып. Радик абыйның борчылуы урынсыз түгел. Игенче өчен яшь бодай үсентеләре яңа туган сабый кебек. Әле аларның башак булып өлгергәнче, табигать галәмәтләрен исән-сау кичәсе бар.

 Шул рәвешле райондашларыбыз ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә. Аларның  бурычы: азык-төлек һәм дарулар сатып алып кайтып бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү.

 

14 апрельдән район эчендә маршрут автобусларының хезмәт күрсәтә башлавын хәбәр иткән идек. Халык автобуслар йөри башлавын белеп бетермәгәнме, соңгы ике көндә пассажирлар саны әллә ни күп булмаган. Автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге хәзер район үзәгеннән авылларга җиңел машиналар йөртүне гадәткә кертә. Бүген шул рәвешле Актаныш- Пучы маршруты буенча “Lada-Largus” автомобиле юлга кузгалды.

Актаныш районы Чишмә авылында гомер кичерүче тыл ветераны Рәйсә Фәттаховага бүген 95 яшь тулды! Улы - район башлыгы Энгель Фәттаховның һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын дулкынланып кабул итеп алды, ил-көнгә иминлек, һәркемгә исәнлек теләде акъәби. Амин, шулай була күрсен берүк!!!

Актаныш авылында  коронавирус белән бәйле үзизоляция режимында күпфатирлы йортларны    икенче тапкыр дезинфекцияләү эше төгәлләнде.

Әтәстә 2015 нче елда “Татарстан Республикасы районнарында авыл мәдәният йортлары төзелеше” программасы кысаларында яңа Җәмәгать үзәге төзелгәч, авыл яктырып-балкып китте. Алты авылда 630 кеше яшәгән Әтәс авыл җирлегендә, гүя, яңа тормыш башланды. Смотр концертлары, авыл көннәре, спектакльләр куюга олысы да, кечесе дә ныклап тартыла башлады.

Актаныш районы авылларында бүгенге көндә  барлыгы 78  һәйкәл исәпләнә, шуларның күбесендә диярлек ремонт эшләре уздырырга кирәк. Бу - һәйкәлләрне буяу, исемлекләрен яңарту, фундаметларын ремонтлау, коймаларын яңарту кебек эшләр. Район башлыгы урынбасары Рәйхан Флүс кызы әлеге чараларны 25 апрельгә кадәр башкарып чыгарга кирәклеген ассызыклады.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

“Коронавируслы” вәзгыять Актаныш районының шактый ныгып килгән  эшмәкәрлек линиясенә җитди сынау булып чыкты.   Санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр кертелгән үзизоляция режимы кече һәм урта бизнес вәкилләрен, үзмәшгульләрне “ике кулсыз” калдырды. Бүген алар район, республика, гомумән, ил җитәкчелегеннән ярдәм, таяныч эзләргә мәҗбүр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International