14 апрельдән район эчендә маршрут автобусларының хезмәт күрсәтә башлавын хәбәр иткән идек. Халык автобуслар йөри башлавын белеп бетермәгәнме, соңгы ике көндә пассажирлар саны әллә ни күп булмаган. Автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге хәзер район үзәгеннән авылларга җиңел машиналар йөртүне гадәткә кертә. Бүген шул рәвешле Актаныш- Пучы маршруты буенча “Lada-Largus” автомобиле юлга кузгалды.

- Качкын авылыннан Актанышка карта алыштыру өчен килдем, үзем Нур Баян исемендәге хуҗалыкта савымчы булып эшлим. Транспортым булмагач, моңарчы гел маршрут автобусы белән йөри идем, тиешле вакытка чыгасың, утырып китәсең, бер авырлыгы да юк. Автобус туктагач, көйсез булды, маршрут автомобиле йөри башлау минем өченгә бик әйбәт, -ди пассажирларның берсе Рәйлә Назипова.

Иске Айман авылыннан Гөлсинә Хәйретдинова да юлда пассажирлар йөртүгә рәсми рөхсәте булган оешма автомобиле белән йөрү яклы. Гөлсинә апа Актанышка дару алырга килгән:
- Пенсиядәге кешеләрне машиналар бик утыртмый, күпләр автобусның йөри башлавын белеп тә бетерми, авыл кешеләренә бу яңалыкны җиткерәчәкмен,- ди.

Автотранспорт предприятиесенең автомобиле белән тәҗрибәле шоферлар идарә итә, юлда йөрү хәвефсезлеге бермә-бер арта.

Пассажирлар өчен тагын бер өстенлек- аларның исәнлеге һәм иминлеге турыдан-туры иминиятләштерелә.
P.S. Юлчыларның барысы да пропускка ия иде.